Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Күбебез үзендә начар, кирәкмәгән гадәтләр барлыгын белә, әмма...

Күбебез үзендә начар, кирәкмәгән гадәтләр барлыгын белә, әмма аларны ташлый алмый. Белгечләр бик күп кешегә уртак булган, бүген үк ташларга тиешле шундый 30 гадәт бар дип саный.

Менә аларның кайберләре. Укып карагыз әле. Дөрестән дә, бик күпләребезгә хас гадәтләр бу. Килешәсезме? Фикерләрне комментарий итеп язарга була

–бөтен кешегә ярарга тырышу (ялагайлык белән бутарга ярамый)

–үз-үзеңне алдау

–үз алдыңа буй җитмәслек хыяллар кую

–авыр сөйләшүләрне гел иртәгегә калдыру

–тормышыңны башкалар белән чагыштыру

–физик сәламәтлек турында күбрәк кайгырту, психологик сәламәтлек турында оныту

–кием сайлаганда, яңа кием алганда башкалар фикеренә өстенлек бирү (үзеңә уңайлы кием сайларга, башкалар фикеренә колак салмаска кирәк)

–үзеңне һәрчак кем алдындадыр бурычлы санау

–кемгәдер “тиеш” булганың өчен генә күңел теләмәгән эшне эшләү

–якшәмбедән якшәмбегә яшәү

–“компания өчен генә” тарту

–даими компромиска барудан туктагыз һ.б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев