Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кәбестә — салкын, татлы борыч җылы ярата

Хәзер инде үсентеләрне, кыраулардан курыкмыйча, ачык түтәлләргә чыгарып утыртырга да була.

Июньнең беренче декадасында утырту-чәчү эшләре дә дәвам итә. Хәзер инде үсентеләрне, кыраулардан курыкмыйча, ачык түтәлләргә чыгарып утыртырга да була.

Көннәр эссе булып, кояш кыздырса, ачык урында кәбестә ныклап үсеп китә алмый. Шуңа да бу яшелчәгә атнасына ике-өч тапкыр салкынча су сибәргә кирәк. Моннан тыш, әчетелгән сыер тизәге сыекчасын суга кушып сибәргә дә онытмагыз.

Июньдә татлы борычларга аеруча игътибар кирәк. Бу — җылы һәм дым яратучы яшелчә, аңа яхшы үсү өчен туфракның дымлылыгы 60-70 процент булырга тиеш. Татлы борыч үскән җир кибеп, катып китсә, аның чәчәк атуы һәм җимешкә йомарлануы тоткарлана. Көннәр коры торса, бу яшелчәләргә 2-3 көн саен һәр төпкә 1,5-2 литр җылы су сибәргә киңәш ителә, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга