Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кәбестә тозладыгызмы әле?

Гөлүсә Рәхматуллинаның кәбестә тозлау рецептын кулланып, кәбестә тозлаган идем. Дөрестән дә, искитмәле. Сез дә тозлап карагыз әле.

Вконтакте челтәрендә бик популяр булган  Гөлүсә Рәхматуллинаның кәбестә тозлау рецептын кулланып, кәбестә тозлаган идем. Дөрестән дә, искитмәле. Сез дә тозлап карагыз әле. Кызыксынучылар өчен Гөлүсәнең әлеге рецептын тәкъдим итәбез.

Моннан да тәмле кәбестәне әле ашап караганым юк! Ялган түгел, сер түгел, ясап карагыз әле, аннары комментариядә җавабыгызны калдырырсыз!

3 литрлы банкага:
- 3-4 тырнак сарымсак,
- 6-7 шт түгәрәк кара борыч,
- 2-3 кәнәфер,
- 3 уртача зурлыктагы кишер,
- 1-2 лавр яфрагы ,
- зур- зур кисәкләргә кискәләп кәбестә тутырырга.
Аннан өстенә кайнар су коерга. 10 минут тотабызда. Суны түгәбез. Ул арада рассол әзерләргә, аның өчен
- 1,5 литр су
- 2 аш кашыгы тоз
- 4 аш кашыгы шикәр комы
- 0,5 стакан 9% да уксус кирәк.
Уксус салмыйча гына рассолны кайнатып чыгарырга, кайнап чыккач уксус салырга, бер болгатып алгач банкага коярга. 1-2 көн дигәндә тозланган кәбестә әзер! ?

Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт

2
X