Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кәбестәле запеканка

Уртача зурлыктагы 1 баш кәбестә, 500 г фарш, 1 кишер, 1-2 баш суган, 500 г каймак, 200 г каты сыр, тәменчә тоз, борыч, үсемлек мае кирәк.

Суганны турап, үсемлек маенда кыздырыгыз. Шуңа фарш, тәменчә тоз, борыч сибеп, әзер булганчы кыздырыгыз. Кәбестәне турагыз. Кишерне эре угычтан уып, үсемлек маенда кыздырыгыз. Кәбестәне өстәгез һәм, тоз сибеп, томалап пешерегез. Үсемлек мае белән майланган формага кәбестә һәм кишернең яртысын салыгыз да, тигезләп, каймак ягыгыз. Өстенә суганлы фарш җәеп, кабат каймак салыгыз. Иң өскә калган кәбестәле кишерне салыгыз, каймак ягыгыз. Угычтан уылган сыр сибеп, 180 0С кызулыктагы мичтә 30 минут пешерегез.

Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт