Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кәбестәнең бу төрен рационга кертегез!

Аның яман шешкә каршы файдасы бар.

Брокколи кәбестәсен күп итеп туңдырып куйган идегезме? Ул витаминнарын туңдырган очракта да саклап кала. Белгечләр әйтүенчә, кәбестәнең бу төре - ашказаны һәм күкрәк яман шеше булдырмас өчен файдалы яшелчә. Аны атнасына өч тапкыр булса да ашарга кирәк.

Брокколидан төрле ашлар әзерләргә мөмкин. Мәсәлән, бу бик файдалы яшелчәдән тиз генә аш пешереп алырга да була. Кайнап чыккан суга туңдырылган брокколи кисәкләрен, туралган бәрәңге салып, 10-15 минут пешереп алабыз. Шул арада кызган табага үсемлек мае салып, икмәк кисәкләре кыздырабыз. Кайнар икмәк кисәкләренә тоз, борыч, угычтан чыгарылган сарымсак сибеп куйсаң, тагын да тәмлерәк була.

Хәзер бераз суына башлаган яшелчәләрне блендер аша үткәреп, пюре ясыйбыз да, шуңа бер стакан куе сөт өстәп, янә кайнар утка куябыз. Бу юлы кайнатып чыгарырга кирәкми. Ашка яшел тәмләткечләр кушып, тәлинкәләргә бүләбез һәм, тәмле икмәкләрне салып, табынга чыгарабыз, дип яза Кызыл таң.

Ашыгыз тәмле булсын!

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр брокколи