Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кәбестәне ничек сакларга?

Кәбестәне дөрес итеп сакласаң, яз көне дә кетердәп торачак.

Кәбестәне яшелчә саклау урынында, подвалда, базда рәт белән 2-3 кат итеп тезеп, яки элгечкә, кадакка элеп саклыйлар.

Шулай ук тактадан эшләгән, киңлеге — 1, биеклеге 0,5-0,6 метр булган тартмаларга кәбестә башларын пирамида рәвешендә тезеп чыгарга мөмкин.

Калын кәгазьгә төрелеп куелган кәбестә башлары кыш буена подвалда яхшы саклана. Тик анда соң өлгерә торган сортларны гына куярга кирәк. Кәбестә озак саклансын, дисәгез, иң тыгыз, җитлеккән һәм бозылмаган башларны сайлап алыгыз, ә күчәнен 3 сантиметр чамасы калдырырга киңәш ителә.

Кәбестәне температурасы - 0...1 градус, һава дымлылыгы 90-95 процент булган урында саклыйлар, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга файдалы киңәшләр кәбестә