Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Көчле давыл нәтиҗәсендә агачлар ауган: зыян күрүче дә бар

Һәлак булучылар юк, тик ...

Татарстанда, көчле давыл аркасында, 21 агач ауган: Казанда — 11, Бөгелмәдә -1, Биектау районында — 1 , Яшел Үзән районында — 4, Лаеш районында — 1, Спас районында — 1 һәм Чистай районында 2 агач.

Һәлак булучылар юк, тик Биектауда 1962 елда туган хатын-кыз машинага агач авып зыян күргән. Аны хастаханәгә озатканнар.

Казанда шулай ук дүрт автомобиль һәм электр тапшыру линиясе зыян күргән.

Ун торак пункт, өч социаль учреждение (мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты), 3816 кеше яши торган 700 йорт һәм җиде муниципаль берәмлектә (Әлмәт, Зәй, Яшел Үзән, Менделеевск, Түбән Кама, Теләче һәм Казан) ут сүнгән. Электр белән тәэмин итү 7 июнь төнендә торгызылган.

Гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү өчен 109 кеше һәм 42 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев