Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Күчтәнәчкә... “Колхоз ипие”

Бездә ипине "ак-кара"га бүлмичә, ягъни ипи-күмәч дип түгел, нәкъ менә пешерүчегә бәйләп, "Казан ипие", "Чаллы ипие", "Радик ипие" дип йөртәләр.

Безнең үзебездә алар арасында "Колхоз ипие" дигәне дә бар. Исеменнән аңлашылганча, монысы колхоз (бүген нинди генә исемдә йөрсә дә, авыл кешесе өчен ул барыбер колхоз булып калды инде) пекарнясында пешерелә.
Ризык хакында, бигрәк тә ипи турында тәмле-тәмсез дию килешеп бетмәсә дә, "Колхоз ипие" башкалардан аерылып тора. Күпереп пешкән, хуш исле, бәясе дә чагыштырмача очсыз. Безнең авылларга ул мичтән чыгуга, кайнар килеш чыгарыла. Элекке авылдашым Фирая апа, кунакка кайткан саен күчтәнәчкә алып китәм дип шаккатырган иде.
Бу көннәрдә әлеге пекарня ремонтка туктаган иде. Капка төбенә китереп биргәнгә тәмам ияләшеп җиткән булганбыз, кайбер көннәрне ипи алырга да онытыла... Шуңа да тизрәк эшли башласын иде, дип көтәбез.
Фото: http://pelikan116.ru/catalogue_category-category_id-289.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250