Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кече Лызида язын кемнәр изгелек кыла

Яхшылык эшләү һәркемнең изге бурычы. Якын тирәбезнең нинди булуы өчен без һәммәбез дә җаваплы: чистамы ул, пычракмы, чүплеме ул, җыештырылганмы - болар барсы өчен дә кеше җавап бирә.

Табигать үзе генә торып чистарына алмый. Аны без табиблар шикелле авыруларыннан арындырырга тиешбез. Боларны бары тик яхшылыклар кылып кына эшләргә була.

Шулай, урамда кар ятуга карамастан, "Язгы изгелек атналыгы" кысаларында "Наз" үзәге социаль педагогы, "Волонтер" үзәге кураторы Салахова Г.Н. тәкъдиме белән Кече Лызи урта мәктәбенең 6 сыйныф активистлары класс җитәкчесе Зиатдинова Н.В. белән берлектә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен җыештырдылар. Авыл халкы кылган изге гамәлләре өчен волонтерларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250