Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кечкенә контейнерда зур диван

Балтач шәһәр җирлегендә көндәлек чүп-чарны җыеп чыгару һаман да иң четерекле мәсьәләләрнең берсе булып тора.

Кечкенә чүп контейнерларын җыеп алып, көнкүреш калдыкла-рын һәр хуҗалыкның капка төпләреннән график буенча алып китә башлагач, урамнар беркадәр чистарды. Әмма җәмәгать биналары өчен калдырылган кечкенә контейнерлар янында чүп-чарның бер көн дә диярлек бетеп торганы юк. Шәхси эшмәкәрләр үз чүпләрен машиналар белән генә алып килеп шунда бушата дип зарлана халык. Җитештерү һәм сәүдә нокталарындагы калдыкларны түгүне коммуналь хуҗалык белән килешү төзеп оештырсалар мондый хәл булмас иде.
Күпләр сүткән иске каралтыларын, кискән агачларын да, зур габаритлы диван-шкафларын да коммунальный түгәргә тиеш дип урамга, контейнерлар янына чыгарып куялар. Район башлыгы Рамил Нотфуллин җыйган киңәшмәдә бу мәсьәләдә дә халыкка аңлату җитми дип күрсәтелде. Мондый чүпләрне күршеләр белән, бәлки бөтен урам белән җыелып, коммуналь хуҗа-лыкка 600 сум акча түләп, алар куйган техника белән аерым түгәргә кирәк бит инде, югыйсә.
Балтачтан көнкүреш калдыкларын чыгаруны җайга салуны сөйләшү өчен чакырылган моңа җаваплы һәр җитәкчегә район башлыгы Рамил Нотфуллин конкрет бурыч куйды. Мәсәлән, коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рәшит Гарәфиев урамнарда әле калган контейнерларны Сабантуйга кадәр һәр ике көн саен бушатып торуны оештырырга тиеш.Зур габаритлы чүпләрне урамга чыгаручыларга экологлар тарафыннан чара күрелергә тиеш. Кайбер кешеләр капка төпләренә капкачлы матур ящиклар ясап куйганнар. Чүп пакетларын шунда чыгарып куялар да, шуннан алып та китәләр. Пакетларны да этмәче, кошлар тишкәләп чүпне таратмый. Барыбыз да шулай эшләсәк урамнарыбызда бер чүп тә булмас кебек.
Бик урынлы һәм вакытлы сөйләшү булды бу. Инде Балтачыбызны районның һәр авылына үрнәк булырлык матур, чиста, төзек итеп күрәсе генә кала.
Фото: http://www.privetsochi.ru/blog/sitiproblem/22895.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250