Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Көекбашка юл яки яшәтәсе иде авылны

Табигатьнең әкияти почмагына урнашкан, әмма үткән гасырның туксанынчы елларында, “беткән” тамгасы сугылган Көекбаш авылына, районда игелекле гамәлләре белән танылган эшмәкәр Илдар Галиуллинның өй салуын ишеткәч, Илдарга беренче соравым: “Ни өчен Көекбаш? Сез бит Бөрбашныкы?” – булды.

–Хатыным Гөлнур төп чыгышы белән шушы авылдан бит. Авыл үзе булмаса да, аңа эзне суытмадылар. Әлегәчә, бу авылдан күченгәннәр аны оныта алмады дип беләм. Нигезләре булмаса да, бер кабат шунда барып, урыннарын карап, зиратларын тәртипләп, кирәк кешеләр печәнен чабып, чишмәсеннән су алып кайтып булса да, күңелләренә тынычлык алалар иде. 2013 елда кортлык булдыру нияте белән шушы авылда ңир алдык. Бүген 160 ка якын умарта бар. Кортлыкка бару өчен юл кирәк, шулай итеп, юлын тәртипләдек, вак таш салдык, корт өе ясадык. Уйладык-уйладык та, үзебезгә ңәен яшәр өчен дача кебек итеп, өй салырга булдык. Дөрес, анда газ да, электр да юк. Өч километр арага бер өй өчен аны кертмәячәкләр дә дип, артыннан да йөрмәдек. Бездән күреп, тагын берничә гаилә ңир алды, алар да кортлык булдырды, печән ңирләре булган кешеләр дә бар. Кем белә, бәлки тора-бара алар да өй салыр... Авылның кайчандыр кер чайкаган иң мул сулы чишмәсен, аңа төшү юлларын тәртипләдек, хәзер Балтачтан кадәр суга килүчеләр күп. Күл ясаттык. Зират коймаларының бер өлешен алыштырдык, капкасын заманча итеп эшләдек,  калган өлешен киләсе елга тәртипләп бетерербез дибез. Зират кирәк-яраклары куяр өчен бер вагон китереп куйдык, элеккесе, тактадан булганы, череп беткән иде инде... Беткән авылга болар нәрсәгә инде дисезме? Шушы авылдан чыккан өлкәннәр әле дә үзләрен шушы зиратка ңирләргә куша. Арчадан кадәр шушында алып кайтып күмүчеләр бар, быел Карадуганда яшәп, вафат булган бер абыйны ңирләделәр... Авылның исеме юк иде, өр-яңадан, ике телдә яздырып, бик матур күрсәткеч такта да ясаттык, – дип сөйли Илдар.

Димәк, картада булмаса да, хәзер бу авыл чынбарлыкта бар инде. Бер генә өйле булса да, бар! Сүз уңаеннан шунысын да әйтик, быел Илдар бу авылдан бер генә чакрым ераклыкта булып, шулай ук беткән Тырыш авылы зиратын да коймалатып алган. Шул авылдан чыккан Камил Нәңипов исә “Тырыш авылы зираты” дигән табличкасын ясаткан. Күңел нечкәтерлек гамәлләр, шулай бит? Уйландыра, сөендерә торган гамәлләр.

– Әй, ул Илдарга укыган рәхмәтләребез инде ди, – Көекбаш кызы (егерме елдан артык Балтачта яшәсә дә, тәки Көекбашныкы булып калды), күптәнге танышым Гөлия Закирова. – Без авылдан иң соңгылардан булып күчендек, әмма әле озак еллар шунда бәрәңге утыртып, печән чабып, авылга гел барып-кайтып йөрдек. Юлсызлык сәбәпле, теләсә нинди вакытта барып булмый иде, хәзер менә ңиңел машина белән дә теләсә кайчан барабыз. Иң сөенгәнем: Илдар өен безнең нигезгә салды! Менгән саен сөенеп төшәм. Быел Ижаудан әнинең 84 яшьлек сеңлесе кайткан иде. Авылны күрәсем килә, дигәч, Илдарның хатыны Гөлнур белән уйлаштык та, Көекбаштан чыккан әбиләрне ңыйнап, шунда алып мендек. Гөлнурларның яңа өйләрендә догалар укып, чәйләр эчеп, элекке авыл урамын әйләнеп, чишмәне карап, зиратта булып, көне буе шунда йөрдек. Алар да Илдарга күз яшьләре белән рәхмәтләр әйтте инде.

Балтачта яшәүче тагын бер шушы авыл егете, танышым Әнәс Кәлимуллин сөйләгәннәрдән күренгәнчә, район энциклопедиясендә бу авылның бетү вакыты 1992 ел дип күрсәтелсә дә (әмма иң соңгы гаилә 1996 елда гына күченә), күчеш чоры күпкә алдарак – 1981 нче елларда ук башланган икән.

– Без дүртенчедә укыганда авылда башлангыч мәктәп бетте. Башлангыч булса да, 50 сутый ңире бар, шунда бөтен яшелчәсен үстерәләр, гөрләп тора иде мәктәп. Авылның төп тамыры әнә шул чакта өзелде. Мәктәп булмагач, яшьләр акрынлап Балтачка тартыла башлады. Әле без үскәндә 32 хуңалыклы авыл иде Көекбаш. Кибете, фермасы, Кызлар өе дип йөртелә торган фермада терлекчеләр йорты бар иде. Кызлар-апалар куна-кайта шунда эшләп йөрде. Тора-бара ферма да бетте, кибет тә ябылды. Кешеләр берәм-берәм район үзәгенә күченә башлады. Ңиде хуңалык калганчы яшәдек тә, без дә Балтачка күчендек. Белсәң иде нигездән, авылдан чыгып китүнең авырлыгын!.. Әни кебек олылар ничек түзгәннәрен, яңа урынга ничек ияләшкәннәрен үзләре генә белә. Мин дә бит югары белем алгач, нигез сакларга дип кайткан кеше идем... Әле дә шул авылдан өзелеп бетеп булмый. Анда баргач, күңелнең асты өскә килә инде. Бөтен нәрсә тезелешеп күз алдына килә, әйтерсең, бу авылдан бөтенләй китмәгән дә, авыл үзе дә бетмәгән... Без генә түгел, бөтен көекбашлылар елына берничә тапкыр нигезләрен барлый, зиратка кереп, әти-әниләре, туганнары рухына дога кыла, каберләрен тәртипли. Аллага шөкер, зиратыбыз бик чиста, төзек. Әле әти исән чакта ук, мәрхүм Фәрит Сабиров авыл Советы рәисе булган елларда, коймаларын, баганаларын алыштырып, тәртипләгәннәр иде. Аннан соң да әле, бөтен авылдашлар ңыелышып, чистартып, сеткаларга алыштырдык... Инде менә Илдар... Авылыбызны кире кайтаруга күпме акча түккәнен үзе генә беләдер... Авылга барган саен сөенечтән күзгә яшьләр килә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Көекбаш