Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Көекнең нәни китап сөючеләре ветераннарда кунакта

Бөек Җиңүнең 72нче язын каршы алудан Көек авылы да читтә калмады.

Шул уңайдан, 6 май көнне китапханә тарафыннан акция игьлан ителеп, авылның иң нәни китап сөючеләре белән бергә кадерле тыл ветераннары - Ситдика апа Фәсхетдинова, Саҗидә апа Габдрахманова, Разыя апа Әлтәпова, Рауза апа Гәрәеваны хөрмәтләдек. Чәчкәләр бүләк итеп, җылы сүзләребез аша эчтәлекле китаплар тапшырып, «Георгий тасмасы» бирдек. Ә нәни дусларым үз чиратларында шигырьләре, җыр-биюләре белән аларны сөендерде. Яшь буын өчен мәңгелек киңәшләр һәм безнең якты киләчәк өчен гүзәл яшьлекләрен биргән бу кадерлеләребезгә баш иеп, олы рәхмәтләребезне җиткердек. Әлеге чара оешкан төстә, матур һәм файдалы үтте. Акция Аллаһы боерса, дәвамлы булыр дип ышанып каласы килә!

Зилә Ильязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250