Көектә кибет үзе капка төбенә килә
Көек авылы район үзәгеннән еракта урнашмаган. Биредә китапханә, ФАП эшләп килә. Ләкин балалар бакчасы, мәктәп һәм кибет юк.
Балаларын көеклеләр Балтачка йөртә, ә менә кибет киресенчә капка төпләренә кадәр үзе килә. Әйе, атнага берничә тапкыр кычкырта-кычкырта авылга машина килеп керә. Бу читтән килгән кешегә генә сәер тоела, ә авыл кешеләре кибет килгәнне аңлап, сатучы Рәзинә янына ашыгалар. Рәзинә апа исә биредә яшәүчеләрнең нәрсә яратуларын өйрәнеп беткән инде. Шуңа да биредә сату гөрләп бара. Кем әйтмешли сатучы да канәгать, сатып алучы да.
Зилә Ильязова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев