Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Күңел кылын, эх, бер тартасы, ә үткәнгә ничек кайтасы? (21 нче гасыр баласыннан сугышта үлеп калган Солдат абыйга ачык хат)

Ничә дистә еллар узгач, күңел түремдә йөрткән иң кадерле рәхмәт хисләремне, иң кайнар йөрәгем серләрен җиткерергә Сиңа хат язарга булдым, Солдат абый.

Минем битләремнән назлы җилләр иркәли, сандугач сайраган, агач яфраклары лепердәшкән авазлар йөрәгемә керә һәм шушы авазлар сугыш кырында ятып калган солдат абыйларның кайтавазын ишеттерә:
- Үзебез еракта калсак та, җаныбыз туган якларда...
Тәңкә-тәңкә яуган карлар, киң кырларда җәйрәп утырган башаклар җыры гүя Сезне туган якка чакыра сыман. Ишетәсеңме, Солдат абый?
Авылымда елмаючы бәхетле йөзләр күрсәм, самими шат нәниләр авазы ишетсәм,тыныч күктә зәңгәрсу ак болытлар йөзсә, йолдыз -йолдыз булып язгы чиста саф тамчылар тамса, беләм: болар бөтенесе дә сезнең рухыгызга дога кыла кебек. Аларга кушылып, мин дә изге догамны кылам. Сизәсеңме, Солдат абый?
Әгәр мин тыныч өйләрдә яшим, иркен, матур мәктәпләрдә укыйм, айлы кичләрдә дусларым белән серләшеп утыра алам икән, кешеләргә шатлык өләшәм һәм җирдә эз калдыра алам икән, беләм - бу җирдә сезнең матур яшәвегез өчен меңләгән солдатларның каны түгелгән. Сезнең түгелгән каннарыгыз инде ничәмә буыннарның мәңге онытылмаслык йөрәк ярасы икәнен аңлыйбыз, Солдат абый.
Эх, Солдат абый! Син дошманны куып үткән йөзләрчә шәһәрләрне, син кан коеп азат иткән дистәләрчә ил һәм калаларны күрә-күрә, син корбан булган Алман иленә, син азат иткән Германиягә барып, кабереңә үз кулларым белән бер генә мәртәбә булса да, чәчәк куярга өметләнәм. Нәни башымны синең рухын сакланган изге туфракка куясым килә. Һәм шунда мин Сиңа ишетелерлек итеп: "Без Сезне онытмадык, Сезгә мәңге бурычлы без! "- дип, яңгыратып бар җиһанга кычкырыр идем.
Әй, Солдат абый, ничә дистә еллар узса да, Җиңү көннәрендә мин әле дә синең белән җитәкләшеп, бер генә мәртәбә булса да, башымны югары күтәреп, урамнан узарга хыялланам. Син миңа берүк ачулана күрмә, буш хыяллар, татлы уйлар икәнен үзем дә аңлыйм. Шулай да.. Күңел нидер көтә, каядыр ашкына сыман. Уйларым ерак-еракларга барып тоташа. Сезнең арагызда ничәмә-ничә баласын ятим калдырып сугышка киткән, газиз әнкәсен, сөекле хатынын елатып, хәтта бер генә мәртәбә булса да, "әти" сүзен ишетмәгән солдатлар барлыгы җанны өшетә, күңелне тырный.
Кадерле, Солдат абый! Иртән әниемнең назлап уятуыннан җылы юрган астында иркәләнеп ятканда да минем уйларым еракка, сезнең янга юнәлә. Юк, Юк... болай очрашу мөмкин түгел икәнлеген бик яхшы аңлыйм. Һәр кич саен йокларга ятканда Ходаемнан төшләремдә генә булса да, Синең белән очрашуны сорап ятам. Син күргән газап-михнәтләрне, син кичергән хисләрне үз авызыңнан ишетәсем килә минем. Ләкин уйга калам. Сөйләсәң дә мин аларны киләчәк буынга җиткерә алырмынмы? Сез күргәннәрне тел белән әйтеп, каләм белән генә язып бетереп буламы соң?! Әйе, ничәмә-ничә буыннарның йөрәкләрендә сызлый ярасы, ә үткәнгә ничек барасы? Бу сүзләр сугышта үлеп калган меңләгән солдат аналарыннан, солдат хатыннарыннан, солдат туганнарыннан, солдат балаларыннан ишетелеп, ерак-еракларга сагышлы моң булып тарала.
...Күңел кылын, эх, бер тартасы,
Ә үткәнгә ничек кайтасы???
Мин шуны уйлыйм әле, Солдат абый, дөньяда ниндидер могҗиза булып, син тагын бер генә тапкыр җир йөзенә күз сала алсаң иде һәм шунда син үзең кебек һәлак булган меңнәрчә якташларың, миллионнарча ватандашларың исеменнән, бөтен галәмгә ишетелерлек итеп әйтер идең:
- Кешеләр, уяу булыгыз! Безнең аяныч язмышлар җирдә бүтән кабатланмасын, килер буыннарга сугыш афәтен күрергә язмасын, язмасын...
Әйе, Солдат абый, кабатланмасын, язмасын. Без, ХХI гасыр балалары, барыбыз да шул теләктә. Сез яулап алып биргән тыныч тормышның кадерен белербез һәм сакларбыз. Сез безгә ышаныгыз. Тыныч йокла, рәхмәт Сиңа,Солдат абый.
Лилия Таһирова
Пыжмара мәктәбе укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250