Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Күңел күзе

Сентябрь аеның ямьле, җылы көннәрендә, эшем белән бәйле берничә мәсьәләне хәл итү максатыннан, миңа ерак юлга сәфәр кылырга туры килде. Өйдән, инде ияләнгән җирдән чыгып китүне күңелем, бер яктан, авыр мәшәкать итеп кабул итсә, икенче яктан - ниндидер уңай нәтиҗәгә, яңа очрашуларга һәм эчке халәтемне үзгәртердәй тәэсирләргә өметләнде.

«Сәфәр кылыгыз - тукланырсыз һәм сәламәтләнерсез» дигән хәдиснең мәгънәсен аңлатканда да дин галимнәре: «Тукланырсыз, димәк, гыйбрәтләнерсез; сәламәтләнерсез, димәк, уй-фикерегезне төзәтерсез», - дип шәрех кыла бит...

Юл чыннан да ерак, ә сәфәрем нәтиҗәле вә мәгънәле булып чыкты. Кайтыр юлым гына әүвәл бераз бимазалы булды: күпмедер вакыт дәвамында поезд купесында ике салмыш ир-егет белән барырга туры килде. Әмма аларны күзәтеп утыруда үзенә күрә бер гыйбрәт иде, чөнки шул егетләргә карап, шайтан кармагына эләккән, динсез, кыйбласыз яшәгән кешеләрнең халәте никадәр аяныч икәнлегенә тагын бер кат инандым.

Аллаһның рәхмәте, алар белән бик озак барырга туры килмәде: Чабаксар шәһәренә килеп җиткәч, сәрхуш ирләр, безнең якка әйләнеп тә карамыйча, шау-шу килеп, поезддан төшеп калдылар. Тавыш тынды һәм без, шулай итеп, купеда икәү генә калдык. Каршыдагы ханымны, әллә яулыгын артка бәйләп куйгангамы, әллә йөзендә ниндидер милли чалымнар чагылгангамы, гади татар апасы, дип кабул иттем мин. Ул беравык дәшмичә, олысымакланып утырды, соңыннан исә, нәрсәнедер исенә төшергәндәй, әйберләрендә актарына башлады. Йөзенә караганда, инде пенсия яшенә җиткән мөлаем, күзлекле бу татар апасы өстәлгә тышына «Бекон» дип язылган ярты таяк колбаса чыгарып куйгач, аптырап киттем. Йөрәгем шундук: «Бу бит дуңгыз итеннән ясалган колбаса!» - дип кычкырып җибәрсә дә, телем нигәдер апакайга дәшмәде. Эчтән генә: «Яшьләр хәрам белән хәләлне аермый, дип зарланабыз, ә бу бит олы яшьтәге апа!» - дип ачынып уйлап куйдым.

-Уф, наканис, котылдык бу исерекләрдән! - диде җиңел сулап апа, һәм кулына пычак алып, колбасасын турый башлады.

Купега таралган ис яманнарның яманы булып тоелды. Шулвакыт ханым колбасаның бер телемен ипи кисәге өстенә куйды да, йомшак тавыш белән дәшеп, «күчтәнәчен» миңа сузды:

Авыз итеп карагыз, ысвежий, бүген генә сатып алган идем...

Мондый форсатны кулдан ычкындырырга ярамый иде. Моңарчы күңелемдә бикләнеп торган сүзләр, атылып, тышка чыга башлады.

-           Апа, исемегез ничек?

-           Тәнзилә апаң булам...

-           Ә сез, Тәнзилә апа, бу колбасаның дуңгыз итеннән ясалганын беләсезме?

-           Бер дә игътибар итмәдем шул... Ә нәрсә - чучка ите дә ит бит инде, хәзер аны кем аерып торган...

-           Мөселманнар ризыкның кайсы хәрам, ә кайсы хәләл икәнен, һичшиксез, аерырга тиеш, апа. Менә исерекләр белән бергә бару бер дә рәхәт түгел иде бит, ә Аллаһы Тәгалә аракыны тыйган кебек, дуңгыз итен ашауны да катгый рәвештә тыйды. Димәк, шушы колбасагыз - хәрам!

Ханым бераз югалып калгандай булды, аннары исә болай диде:

-           Дуңгыз итен ашаудан мин исермим һәм беркемгә дә зыян салмыйм. Тәмле икән, нигә әле аны ашамаска?

-           И, апа, - дидем мин, тәрәзәне ачарга дип басып, - динебез буенча ярамый икән, димәк, ашамаска кирәк. Исермәсәгез дә, ул бит күңелне каралта, Аллаһтан ерагайта торган нәрсә.

Тәнзилә апа бермәл дәшмичә утырды. Соңыннан, миңа игътибар белән текәлеп, сорау бирде:

-           Башыңа түбәтәй дә кигәнсең - мулла түгелдер бит?

Дини уку йортында мөгаллим булып эшләвемне әйткәч, апаның йөзе яктырып киткәндәй булды:

-           Дин үзе, чыннан да, начарлыкка өйрәтми инде ул. Шулай да, безнең әби-бабаларыбыз гел дә намаз укып яшәделәр, ә барыбер рәхәтне күрмәделәр, бил бөгеп, бер сынык икмәк өчен тырышып эшләделәр. Ә хәзер нәрсә? Кем әйтмешли, бар да бар, дин белән намаз гына юк.

Моның ише «мантыйк» белән инде таныш булганга күрә, мин, артык уйлап тормыйча, болай дидем:

-           Безнең әби-бабаларыбыз, апа, намаз укып Аллаһ каршындагы бурычларын үтәделәр, чөнки намаз ул - фарыз, ягъни Аллаһы Тәгалә кушкан гамәл. Аллаһы Тәгалә бит адәм балаларын бу дөньяга сынау өчен җибәрә. Менә ул заманда безнең әби-бабаларыбыз юклык, нужа белән сыналды, һәм гыйбадәтләрен кылучылар бу сынауны лаеклы узды. Хәзерге буын исә муллык, байлык белән сынала. Ләкин, безнең өлкәннәребез әйткәнчә, кеше авырлыкка түзә, ә рәхәткә «чыдый алмый». Менә сез дә, базар хәләл колбаса белән тулып торган заманда, аны-моны уйлап тормыйча, «Бекон» дигәнен алгансыз. Бу - рәхәткә чыдый алмау була да инде.

Ханым тагын тынды. Кызарып киткән йөзен тәрәзәгә таба борып, ул нәрсәдер турында уйланып утырды. Перронда халык мәш килә иде: кемдер вагоннарга кереп урнаша торды, кемдер озатты... Сентябрьнең назлы, әмма инде сүрәнрәк кояшы безнең купе тәрәзәсен йомшак нурлары белән сыйпап алды да, болытлар артына качты. «Поезд кузгалып китүгә 5 минут калды. Пассажирларның үз урыннарына урнашуын, озатучыларның ва-гоннардан чыгуын үтенәбез», - дигән игълан яңгырап бетүгә, ишек ачылды һәм купебызга өлкәнрәк яшьтәге ир-ат белән 25 яшьләр тирәсендәге егет килеп керде. Сыйсыз көннең сүрәнлеген оныттырып, егет киң итеп елмаеп җибәрде. Безнең белән исәнләшкәннән соң, абый аңа дәшеп әйтте:

-           Улым, урының менә шушы өстәге киштәдә булыр, әйберләрне исә бирегә - аска урнаштырыйк.

Егет бер өскә, бер аска карап алды да, елмаюын йөзеннән югалтмыйча, сумкаларны урнаштырып куйды. Алар ыгы-зыгы килгән арада, поезд кузгалып китте һәм, тизлеген әкренләп арттыра төшеп, үз көенә алга таба юнәлде. Абзый минем яндагы урынга утырды, улы исә, шулай ук сәер елмаеп, ачык тәрәзә янына басты да, башын тышка чыгарып, кычкырырга тотынды:

-           Әти! Әнә күпме кеше йөри! Әти! Әнә вокзал! Әти! Бөтен нәрсә артта калып бара, ә без алга таба барабыз! Әти!

Тәнзилә апа миңа шомлы караш ташлап, борын астына гына мыгырдап куйды:

-           Булган икән, түти...

      Егет үзен бераз сәеррәк тотса да, карап торышка акылга зәгыйфь кешегә охшамаган иде: нәзакәтле буй-сыны, чибәр йөзе, акыллы карашы аны сау-сәламәт, хәтта затлы, нәфис кыяфәтле бер бәндә итеп күрсәтте. Ләкин апа, хафаланып, хәвеф-хәтәр булмагае дип, инде куркуга төшкән иде.

-           Әти! - дип, куллары белән күккә ишарә кылып, кычкыруын дәвам итте егет. - Ә күктәге болытлар артта калмый - безнең белән бергә бара! Әти! Әнә урман башланды! Ай, әти!!! Әнә күл, ә күлдә ике аккош йөзә! Әти!!!

      Улы купены яңгыратып, ду килеп кычкырып торуга карамастан, абзый, бернәрсә дә булмагандай, тыныч кына утыруын дәвам итте. Күзләрен кысып, ирен читләре белән елмаюыннан, улының үзен шулай тотуына аның бер дә исе китмәгәне күренеп тора иде.

Күк йөзе болытлар белән тәмам капланып, тәрәзәдәге манзара тоныкланып китте. Әмма егетнең йөзе әле һаман балкып тора иде. Бар җиһанны сагыш-пошаманга уратып, әкрен генә моңсу яңгыр ява башлады. Купе тәрәзәсен чылата башлаган кыюсыз тамчылыр, табигатьнең моң-зарларын белдергәндәй, пыяладан күз яшьләре сыман агып төшә барды.

      Хәлнең хикмәтенә төшенеп бетә алмыйча, мин дә яшь сәфәрдәшемә карап: «Шулай да була икә-ән...» - дип күңелемнән генә аны нигәдер кызганып куйдым. Ләкин егет бер дә боекмады: ике кулын да алга таба сузып, яңгыр тамчылары аңа кагылуыннан ихлас шатланып, тагын сөйләнергә тотынды:

-           Әти! Яңгыр ява, яңгыр! Аның тамчылыры минем кулга төшә! Кара, әти, менә ул тамчылар, менә!!!

(Дәвамы бар)

Ришат хәзрәт Курамшин, Кукмара мәдрәсәсе мөдире  «Шура» журналы, 2017 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев