Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Күңел ышанмый һаман да, Гөлсинә...

"Эх, Гөлсинә, Гөлсинә... Нәрсәләр генә булды сиңа? Нигә тормыш сине шулай кәһарләде?

Акыллы, шат күңелле, ярдәмчел, югары белемле, тормышны яраткан кыз бала, нәрсәләр булды соң сиңа?" - бүгенгәчә йөрәк шушы сорауларны биреп синең белән сөйләшә, Гөлсинә. Гафу ит, дустым, мин синең турында язарга булдым әле, чөнки сигезенче апрель көнне укыган ике юллык игъланда мин зур югалту күрдем. Йөрәгем күкрәгемнән сикереп чыга дип торам синең фотоңны күргәч. Сине белмәгән кеше "Нигә мондый ямьсез фото куйганнар инде?" - дип әйткәндер.
Юк-юк, син бик матур, сөйкемле кыз бала идең! Хәтерлисеңме, дәресен эшләмәгән классташларың өй эшен синнән күчерә иделәр? Син бит беркемне дә кире какмый идең, гел булышырга кулыңны сузарга әзер идең. Укытучыларың да сине бик ярата иде. Беләсеңме, синең бакый дөньяга күчүеңне Шамилә апагыз әле дә белми бит, классташларын аңа әйтергә курка, чөнки син аның иң яраткан укучысы булдың.
Ә икебез бергә гимнастика түгәрәгенә йөргәнне хәтерлисеңме? Мин синең кебек үк булдырмый идем, син гел беренче урыннар ала идең. Синнән көнчеләнеп шпагатка утырыга өйрәндем, әле дә утырам, инде олыгаеп барсам да. Синең буй-сының бик зифа, нәфис иде, минем кебек очмый идең, җир өстеннән йөзә идең. Гөлсинә, син бит спортны бик ярата идең. Балтачта гимнастлар кия торган трико, фигуралы коньки иң беренче итеп синдә генә була иде, әниләрең сиңа алып бирә иде. Алар сине бик-бик яраттылар, чөнки син аларның соң булып туган кызлары идең.
Ул математиканы ничек чәчә идең! Укуга бик әвәс, тырышып әзерләнә идең. Ник инде шул рус теленнән дуртлеңне төзәтмәдең? Алтын медальне алмадың? Принципиаль булдың шул син...
Кызыл диплом белән башта медучилищены, аннан читтән торып институтны тәмамладың бит син. Шул ук институтта лабораториядә эшләдең. Эштә сине иптәшләрең тырышлыгын, уңганлыгын өчен бик хөрмәт иттеләр.
Беләсеңме, Гөлсинә, мин синең матур фоторәсемеңне куеп гәҗиткә язарга булдым әле. Син андый ямьсез түгел идең бит, юк-юк, ямьсез түгел!
Миңа "Ни хәл, Ильмирочка?" - дип эндәшүче юк хәзер. Балтач урамында йөргәндә күзләрем сине эзли. Кабереңә мин әле барып җитмәдем, зинһар, рәнҗемә. Күңел ышанмый һаман да. Бәлки гәҗиттә үземнең язмамны, синең матур фоторәсемеңне күргәч кенә ышанырмын.
Гөлсинә, син китмәдең, югалмадың, син безнең йөрәкләрдә чая, акыллы, ярдәмчел кыз булып калдың. Кечкенәдән тырыш, уңган, мәрхәмәтле бер кыз бала булып калдың.
Мин ышанам, сине урамда калдырган, сине наздан мәхрүм иткән, караңгы көнгә төшергән барлык кеше дә вакыты җиткәч үз җәзасын алыр. Мин каргамыйм, мин моны беләм. Кичер син безне, ваемсызларны, Гөлсинә! Тыныч йокла син. Аллаһы тәгалә бөтен гөнаһларыңны кичерсен, оҗмаһларга кертеп урнаштырсын. Амин.
Бөтен классташларың исеменнән дустың Ильмира Кузьмина (Хөсәенова)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250