Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Күңелдәгесен әйтәм: язмышлар сынаса да (+фото)

Быел вирус пәйдә булгач, без «Фикердәш»ләр дә өйдә торып саклану чараларын үтәп, ничә айлар очрашмыйча тордык.

Инде кешеләр бер-берсе белән аралаша башлагач, без очрашырга булдык, чөнки бер дә тукталмыйча һәр ай саен очрашып тора идек, ел буена сузылган очрашмый торуларыбыз сагындырган.

Ункөнлек башланып киткәч, районыбызда мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен төрле чаралар оештырыла башлады. Бу безнең өчен зур шатлык булды. Иң элек «Факел» яшүсмерләр клубында зурлар арасында шашка ярышы үтте, аннан соң «Форпост» оешмасы җитәкчесе Фердинант Гыйлемҗанов мылтыктан ату буенча ярыш оештырды. Икенче декабрь көнне «Фикердәш»ләрне район мәдәният үзәгендә эшләүче хезмәткәрләр концертка дәште. Айсылу Әсадуллина кашыкларда уйнарга өйрәтсә, Гөлкәй Хәйруллина курайда уйнау серләренә төшендерде. Егетләр исә гитарада, барабанда, баянда уйнап, искиткеч җырлар башкардылар. Бу концертны шуның хәтле ихлас матур әзерләгәннәр, күңелләребездә җылы тәэсир калдырды. Бик ошатып кайттык. Икенче көнне «Хыял» үзәге хезмәткәрләре «Башваткыч» уены оештырды. Анда да егет-кызлар үз көчләрен сынап, җиңүгә ирештеләр. Норма мәдәният йорты хезмәткәрләре дә безне кунакка дәште. Биредә китапханә мөдире Лилия Шәйхетдинова «Без барыбыз да бертөрле, әмма ...» дип исемләнгән әдәби кичә уздырды, яңа китаплар белән таныштырды, сугыш кырында ятып калган батырларыбызны искә алып узды. Рузилә Шамкаева, Ранил Садыйков, гармунчы Рәлиф Галиев чәй табыны янында җырлатты да, биетте дә. Шунысы сөендерә, нинди генә очрашулар булмасын, һәр чара үзенчә яңалык белән үтә. Шушы чарага «Фикердәшләр»не якын итеп килгән Илгиз хәзрәт Әхмадуллинның вәгазьләр сөйләп, безнең белән аралашуы бу бәйрәмне тагын да тулыландырды. «Без бит авыл малае» дип исемләнгән ике пәрдәлек спектакль дә зур аншлаг белән үтте.

Елдан-ел ункөнлек матур, җылы, яңа чаралар белән уза, бик зур рәхмәт безне хөрмәт итеп шушындый чаралар оештырган өчен район җитәкчеләренә, социаль яклау үзәгенә, «Факел» һәм «Хыял» хезмәткәрләренә, спорт комитетына, оешмабыз җитәкчесе Рамазан Фәрзиевка, Балтач һәм Норма мәдәният хезмәткәрләренә. Безгә карата игътибар бирүләре яшәү өмете уята.

Чулпан Габделганиева,
Кариле авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев