Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Күңелдән чыккан рәхмәт сузләре.

12 апрель көне безнең гаиләбезгә зур кайгы китерде.

Әниебез Рузилә белән 52 ел бергә яшәгән, безгә – 5 баласына төпле тәрбия һәм белем биргән кадерле әтиебез Фоат Гомәр улы Гомәров мәңгелеккә безнең арабыздан китте.

Әлеге авыр вакытта матди һәм рухи ярдәм күрсәткән, әтиебезне хөрмәтләп соңгы юлга озатырга ярдәм иткән күршеләребезгә, әтиебезнең, әниебезнең туганнарына, район җитәкчеләренә, «Сосна» җәмгыятенә, барлык авылдашларга, авылыбызның фельдшеры Раиләгә, участок табибы Гөлнара Мансуровнага, шәфкать туташы Наҗия апага, классташларыбызга, хезмәттәшләребезгә, дусларыбызга, кода-кодагыйларга, исемнәре телгә алынмыйча  калган кешеләргә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Безгә күрсәткән игелегегез үзегезгә дә меңе белән әйләнеп кайтсын. Әтиебезнең рухы шат булсын. Шушы олы кайгы килгәндә, без күпләрнең олы йөрәкле, ярдәмчел булуларын аңладык.

 

Кабаттан рәхмәтләребезне белдереп, илләребезнең тыныч, күкләребезнең аяз булуын теләп, Гомәровлар гаиләсе,

Түбән Сосна авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәхмәт сүзе