Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Күңеллелек үзебездән

Яңа ел бәйрәмнәре җитү белән оешма, предприятие, учреждениеләрдә күңел ачулар башлана. Шул сәбәпле бу чорда янгын чыгу очраклары арта.

Бәйрәмнәрне күңелсез вакыйгаларга әйләндермәс өчен янгын сакчыллыгы җирле үзидарә, клуб, мәктәп, оешма, җәмгыять җитәкчеләрен уяу булырга чакыра Бәйрәмнәр оештыруга җитди карап, янгын куркынычсызлыгы буенча җаваплы кешеләр билгеләргә, инструктажлар үткәрергә тәкъдим итә. Шулай ук юлларны һәрдаим кардан чистарту, электр приборларының төзеклеген тикшерү, салют һәм фейерверкларны инструктаж буенча гына куллану, һәр җирдә кизү булдыру да таләпләрнең иң мөһиме. Бәйрәм алды көннәрендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Балтач районы буенча күзәтчелеге бүлекчәсе инспекторлары тарафыннан даими рейдлар үткәрелә. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучылар административ җаваплылыкка тартылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев