Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Күңелләрдә яшьлек рухы

Кеше үз тормышында төрле баскычларны үтә, әмма һәр кеше язмышының гомергә онытылмый һәм кабатланмый торган чоры була – ул яшьлек еллары.

Ә бу буынның  яшьлек еллары комсомол белән бәйле. Үз сафларына миллионлаган кызларны һәм егетләрне берләштергән бу җәмәгать оешмасының төзелүенә быел 100 ел тулды.

Безнең районда әлеге күркәм юбилей Сосна җирлегендә башлангыч алды. Хатын-кызлар советы рәисе Фәридә Гатауллина инициативасы белән башлангыч алган юбилей кичәсе мәдәният йортында узды. Өлкәнәя барсалар да, күңелләрендә элеккеге комсомол дәрте сүнмәгән абый-апалар очрашуга шатланып, канатланып килде. Сөйләшер сүзләре, күңелләрендә йөрткән матур хатирәләре, онытылмас мизгелләре бик күп булып чыкты. Мул табыннар артында комсомол җырларын, шигырьләрен кабат күңелләрдә яңартып, вакыт узганы сизелмәде дә.

– Эшләп эш тә бетми, вакыт дигәнең дә һәрчак җитми, ә менә бу очрашуга шулай бердәм булып килүегез сезнең әле дә комсомол булуыгызны күрсәтә, – диде чара башланганда Резеда Гаязова.

Чыннан да, комсомол оешмасы таралганга инде ничә еллар үтсә дә, алар әле дә шул рухта яши. Көчле, ярдәмчел, үзенә йөкләнгән эшне намус белән җиренә җиткереп башкару аларның канына сеңгән. Алар бүген кушылганны иртәгәге көнгә калдырмый.

– Без, бүгенге өлкән яшьтәгеләр ул чорны сагынып искә алабыз, чөнки безнең иң матур яшьлегебез комсомол дәверенә туры килде. Мөгаен, безнең буын шуның белән дә бәхетледер дә. Комсомол безне кеше итте, олы тормышка әзерләде. Устав ятлап, комсомолга кергән чаклар, мәктәпне тәмамлагач, комсомол путевкасы белән туган авылыбызда фермага сыер саварга калулар әйтеп бетергесез әһәмияткә ия чын тәрбия булган. Кызганыч, бүгенге яшьләргә шушы комсомол тәрбиясе җитми, – диде истәлекләре белән уртаклашкан чакта Фәридә Гатауллина.

Гомере буе клуб мөдире булып эшләгән Әсмабикә Габдуллинаны хәтта ашханәдә ашагач, дога кылганы өчен бюрога чакыртканнар. Уйлап карагыз әле сез, дога кылган өчен бит ул. Тәрбиянең ныклыгы менә шушында чагылыш тапкан да инде. Ярамый икән, димәк, эшләмәскә, ялгышлык эшләгәнсең икән, син җәзасын алырга тиеш.

– Клуб эше белән партия эше бер булды инде. Икесенең дә нигезендә тәрбия, бушка эшләү. Комсомол характерны чыныктырды, тормыш мәгънәсен аңларга ярдәм итте, – ди Әсмабикә апа.

Комсомол билеты хакында да истәлекләр шактый булып чыкты. Күпләр аны бүген дә күз карасыдай кадерләп саклый. Комсомол билетың булмаса, элек эшкә дә алмаганнар. Нинди көчкә ия булган бу билет?!

Комсомол мәктәбен үтеп гомер буе укытучы булып эшләгән, агитатор булган Габдулла Ситдыйков үзе дә ничә буын комсомоллар тәрбияләгән кеше. Юбилей кичәсен ул гармун моңнарына күмеп, комсомолларны яшьлекләренә алып кайтты.

– Күңелемдә аеруча комсомол укулары уелып калган. Кич белән клубка яшьләр җыела, комсомол укулары сәгатьләр буе бара, беркем дә ризасызлык белдерми, тыңлап утыра. Билгеле бер кешеләргә чыгыш ясау бурычы да йөкләнә иде әле. Укулар тәмамлангач, урындыкларны җыеп куябыз да,вечер уйныйбыз. Ә хәзер яшьләргә шулай сәгатьләр буе бер темага багышланган чыгышларны тыңлата алыр идек микән? – ди Габдулла абый.

Әнә шулай эшли дә, ял да итә белгән тынгысыз комсомоллар. Алар иңне-иңгә терәп атлаган, утка-суга да беренче булып кергән, төзелештә дә башлап йөргән, үзләре артыннан яшьләрне әйдәгән.

Юбилей кичәсенә кунак буларак чакырылган комсомолның үзәгендә кайнаган Ленура Сафина, Фирая Хәкимҗанова, Салавычтан Җәмилә Сибәгатуллина да истәлекләре белән уртаклашты.

– Комсомол безне активлыкка, матур итеп сөйли, җәмгыятьтә үз сүзебезне әйтә белергә, үз-үзеңә анализ ясарга, начар эшләрдән куркырга өйрәтте. Яшьләргә менә шушы тәрбия җитми, – дигән фикердә Фирая ханым.

Егет һәм кызларда һәрчак яшьлек дәртен кабызып яшәткән Ленин исемен йөртүче коммунистик яшьләр союзы илебез тарихында, өлкәнрәк буын кешеләре тормышында әнә шулай мәңге җуелмас эз калдырган. Шуңа да алар әле бүген дә яшьлекләрендәге комсомол рухы белән яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьлек