Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Күңелләрне җилкендерә бәйрәм рухы

Җәйнең беренче ае үзенең Сабантуйлары белән ямьле. Милли бәйрәмебезне һәркем зарыгып көтеп ала. Быел да үзенчәлекле, күңелле итеп оештырылачак ул.

7 июнь көнне иртәнге сәгать 10да Сабантуй мәйданы районыбызның яшен-картын, олысын-кечесен, кайткан кунакларны яшел кочагын җәеп каршы алачак. Аһәңле җырлар, күркәм биюләр сезнең күңелләрегезгә хуш киләчәк. Җиз кыңгыраулы атлар, гармун моңнары өлкәннәребезне яшьлек елларына алып кайтыр. Районыбызның мактаулы, алдынгы игенче һәм терлекченең Сабантуй флагын горур күтәрүе бәйрәмгә тагын да ямь өстәр.

Сабан туеның иң мавыктыргыч, иң кызыклы өлеше - татарча көрәш. Ул балалар көрәше белән башәланып китәчәк. Үсмерләр 60, 70килограмм һәм аннан югары үлчәүдә бил алышачак. Бабайлар көрәшен үткәрү дә күздә тотыла. Ир-егетләребез 65,75,85,95 килограммга кадәр һәм аннан югары үлчәүдә көч сынашачак. Абсолют батыр ачыкланачак.
Милли бәйрәм программасына күп төрле ярышлар кертелгән. Кул көрәше, йөгереш, гер күтәрү, аркан һәм таяк тарту, волейбол, шахмат, бадминтон кебек ярышлар да мавыктыргыч булыр дип уйлыйбыз. Туры һәм авыш багана менү, турникта тартылу, "кәҗә"дә капчык белән сугышу, сикереп әйбер алуда бик күпләр үзләрен күрсәтерләр. Сабан туеның традицион ярышлары - капчык киеп, сулы чиләк, йомырка кабып йөгерүләр, чүлмәк вату, утын кисү - берсе дә онытылмаячак.

Ат спорты ярышлары район Сабан туенының иң матур мизгелләреннән булачак. Ярышлар биш төркемдә уздырылачак. Җирле нәселле - 2000, гарәп атлары - 2000, нәселле атлар 1200, 2000, 3000 метрга чабачак.

Мөхтәрәм райондашлар! Уртак бәйрәмебезне тамаша кылырга, ел буена җитәрлек хатирәләр тупларга, шулар белән хозурланып яшәү өчен сезне район Сабан туена дәшеп калабыз. Бәйрәмнәр мөбарәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250