Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кем дөрес ашамый

Яшелчәләрне кыздырып ашарга кирәк, дип без уйламыйбыз. Кайсы яшелчәләрне кыздырып ашау файдалы икән...

Кыздырып ашый торган ризык дигәндә, күз алдына шашлык яисә инде хәзер популяр булган рәшәткәдә кыздырган ит килә. Ә инде яшелчәләрне кыздырып ашарга кирәк, дип без уйламыйбыз. Кайсы яшелчәләрне кыздырып ашау файдалы икән, карап китик әле:

Спаржа - витаминнарга бик бай, әмма аныӊ иӊ әһәмиятле өлеше — микроэлементларда, бигрәк тә анда кремний күп. Шулай ук хлор, фосфор, кальций, магний да җитәрлек. Ә алар организмда үзләштерелсен өчен спаржаны пешерергә яисә кыздырырга кирәк икән.

Бәрәӊгене дә бары кыздырып яисә пешереп ашарга тәкъдим ителә.

Помидорныӊ кыздырылганы яӊа өзелгәненә караганда күпкә файдалы икән.

Брокколи дигән кәбестәне пешермәсәӊ, файдасы юк дәрәҗәсендә.

Шпинатны пешерсәк С. витамины юкка чыга, әмма иӊ кирәкле кальций, магний һәм тимер элементлары нәкъ пешергәч кенә кеше организмы үзләштерерлек була икән.

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туклану