Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кем мескен?

Бөтен көченә акырып, яман ямьсез итеп сүгенгән тавыш, урамнан үз уена чумып гамьсез генә барган кешеләрне дә күтәрелеп карарга мәҗбүр итте. Балтач үзәгендәге бер кибет хуҗасы өч-дүрт яшьләрдәге сабыйга үкерә икән.

Бала өч тәгәрмәчле сәпите белән тротуарга бушатылган цемент капчыклары арасына килеп кергән дә, ни алга ни артка бара алмый. Янында әнисе дә бар. Икесе дә аты-юлы белән сүгенүче кибет хуҗасына карап катып калдылар. Бераздан әни кеше ничек кирәк алай баласын сәпите белән алып, юлларын дәвам иттеләр.
«Бигрәк мескен кеше икән. Үзе мәчеткә йөргән була тагын», дип куйды әлеге тамашаның шаһиты булган берәү.
Әйе шул бик читенсенсә дә, тавышланмыйча, юлларын матур итеп дәвам иткән ана белән бала түгел, ә цемент капчыкларын җәяүле йөри торган тротуарга бушаттырган ямьсез телле кибет хуҗасы мескен күренде.
Фото: http://www.vospitaj.com/tag/poleznye-sovety/page/7/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250