Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кемерово өлкәсе губернаторы урынбасары тезләнеп халыктан гафу сорады (+видео)

Түрә гафу сорагач, митингка җыелган кешеләр кул чапкан.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Кемерово өлкәсе губернаторы урынбасары - Кузбасс вице-губернаторы Сергей Цивилев «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә кешеләр һәлак булган өчен тезләнеп гафу сорады. Бу турыда RT хәбәр итте.

Сергей Цивилев өлкә хакимияте бинасы янындагы митинг вакытында халык алдында чыгыш ясаган вакытта, тезләренә чүккән. Түрә гафу сорагач, митингка җыелган кешеләр кул чапкан.

«Татар-информ» агентлыгы узган якшәмбедә «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәгендә янгын чыгуы хакында хәбәр иткән иде. Әлеге фаҗигада 64 кешенең гомере өзелгән.

Бүген Кемеровода митингка чыккан кешеләр губернатор һәм мэрның отставкага китүен таләп итте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кемерово