Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кемеровода янгында исән калган малайга аның гаиләсе һәлак булуы турында әйткәннәр

Баланы әтисе ут чолгап алган сәүдә үзәгенең тәрәзәсеннән урамга ташлап коткарган.

(Казан, 30 март, “Татар-информ”). “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә янгында исән калган малайга аның гаиләсе һәлак булуы турында сөйләгәннәр, дип хәбәр итә “Известия”.

11 яшьлек малайга якыннарының үлеме турындагы хәбәрне Мәскәүнең яшүсмерләр психиатры-баш белгеч Анна Портнова әйткән. Туганнары һәм табиблар балага әти-әнисе һәм кечкенә сеңлесенең башка юк икәнлеген әйтә алмаган.

Ул туганнарының үлеме турында белгәч елаган һәм хәзер кайда яшәячәген сораган.

Элек “Татар-информ” агентлыгы 25 мартта Кемеровода “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә коточкыч янгынрда 64 кеше үлгәнлеген хәбәр иткән иде. 11 яшьлек малай исән калган. Аны әтисе дөрләп янган сәүдә үзәге тәрәзәсеннән урамга ташлаган. Малайның ата-анасы кечкенә кызлары белән бергә сәүдә үзәгеннән чыга алмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кемерово