Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кемеровода «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендәге фаҗига корбаннарын искә алалар

2018 елның 25 мартында «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә 60 кеше, шул исәптән 37 бала һәлак булды.

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Кемеровода яшәүчеләр инде өч көн рәттән янгыннан соң сүтелгән «Зимняя вишня» сәүдә үзәге янындагы скверда урнаштырылган мемориалга чәчәкләр һәм йомшак уенчыклар китерә. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

«Бүген бирегә 250гә якын кеше җыелды, алар мемориалга йомшак уенчыклар һәм чәчәкләр куйдылар, һәлак булучыларның туганнары да бар иде. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә мемориалга 400гә якын кеше килде», - диде волонтерлар.

Алар шулай ук күп кенә кешеләрнең һәлак булучыларны искә алу өчен чәчәксез генә килүен дә искәртте. Волонтерлардан тыш, мемориал янында полиция, ЮХИДИ хезмәткәрләре, шулай ук ашыгыч ярдәм машиналары кизү тора.

«Зимняя вишня» сәүдә үзәге янындагы мемориал 2018 елның 26 мартында, бина әле янган чагында барлыкка килгән. Фаҗигадән соң бер көн үткәч биредә РФ Президенты Владимир Путин да булып киткән.

  • Кемероводагы «Зимняя вишня» сәүдә үзәге 2018 елның 25 мартында янды. Фаҗигадә 60 кеше, шул исәптән 37 бала һәлак булды.  

Фото: Рамиль Гали

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кемерово