Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кемнән башлыйк? Кем беренче?

Сер түгел: соңгы елларда җитди басмаларга язылу кими. Моңа кемнәрдер, газета-журналларның күплеге сәбәпче ди, кемнәрдер телевидениене, интернет, кәрәзле телефоннарны гаепли.

Шунысы да бар: әлегә төрле фаҗигалар, һәлакәт, үлем-китемнәр, артистлар тормышы, мәхәббәт маҗаралары турында язган “сары” газеталар да, эреле-ваклы түрәләрнең “тетмәсен теткән” кыю газеталар да шактый зур тиражлар белән тарала. Халык әлегә бездә бу темалардан туймады. Бер караганда рәсмилекне, урталыкны саклап, халык белән власть арасында күпер ролен үтәүгә алынган, гади хезмәт кешесенең эшен, үзен, үрнәк гаиләләрне, күләгәдә калган талантларны, гореф-гадәт, йолаларыбыз, матур яңалыкларыбызны, үрнәк шәхесләребезне танытырга тырышкан матбугат чараларына аларның икесе үрнәгенә иярәсе генә. Укучыларны арттыруда иң җиңел, иң үтемле чаралар болар. Аңлыйбыз да... Тик...

Юк, дөрес аңламадыгыз, “өстәге”ләр башка басудан курку түгел бу (бердән, дөрес, урынлы тәнкыйтьне алар да кабул итәр иде, икенчедән, кемнедер тәнкыйтьләп язудан да рәхәт, җайлы тема юк!). Барыбыз да дөнья шушындый төсләрдән генә тора дип яза башласак, тормышның башка кыйммәтләре, яшәүнең мәгънәсе турында уйланудан туктарбыз да, тормышыбыз матурлыгына-иминлегенә куанырга, шөкер итәргә онытырбыз шикелле. Тәнкыйть, гаделлек дигәнең дә ике башлы: кем өчен ул гаделлек, ә каршы як өчен ул һәрчак гаделсезлек булып кала. Район җирлегендә бигрәк тә, ташка басылган һәр сүзең өчен җавап бирәсе. Кечкенә генә тәнкыйть фикерен (гәрчә урынлы булса да) күтәрә алмаучылар күп. Шалтыраталар, киләләр, куркыталар... Тәнкыйть язмасы бит ул башкалар турында укыганда гына күңелле...

Хәер, бөтен кеше дә болай уйламый бугай. Әнә, вакытлы матбугатка язылу кампаниясе башланып, урыннардагы җитәкчеләргә ветераннарыгызны, мохтаҗларны бушлай яздыртыгыз әле дип мөрәҗәгать итә башласак, аларның кайберләре: “Мин җитештергән продукция кирәк булгач, үзләре килеп алалар”, – дип шапырынса, кайберләре нәкъ менә республикада тәнкыйть язмалары белән популяр булган ике басманы мисалга китерә. Аларга бөтен кеше үзе теләп языла, янәсе. Ә без әлегә әдәп саклап калабыз: “Ә-ә, шулаймы? Без дә алар кебек, хәтта үткәреп тә яза алабыз, әйдәгез, сездән башлыйкмы?” – димибез. Алар көзгегә карарга оныта (һәрберебез бит үзен идеал дип саный), без әлегә урталыкны саклыйбыз...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: подписка