Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кемнәр быел "Тайгалак-Шугалак"та булды? Шугалакны кирәк дип саныйсызмы? (+сораштыру)

Балтачның Мазһаров урамында узган ел "Тайгалак-Шугалак"  сафка басты.

Биредә һәр кич саен музыка уйнап торды. Балалар гына түгел, зурлар да үз итте шугалакны. "Факел" яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре берсеннән-берсе матур чаралар ясап, микрорайон халкын куандырды. Яз кояшы карый башлау белән бозлар эреп юкка чыкты. 

Кемнәр быел шугалакта булды? Шугалакны кирәк дип саныйсызмы? 

* Шугалакны күптән көткән идек. Һәр кич саен бардык, рәхәтләнеп ял итеп кайттык.

* Барырга һич вакыт тапмадык. Шугалак ничек кирәк булмасын ди? Төзүчеләргә рәхмәт.

* Кирәк дип санамыйм, барганым да булмады.

* Җәяү йөрергә чыккан саен тимераякта шуучыларга кызыгып уздым. 

* Вакыт булган саен барырга тырыштык. Түгәрәк формада булуы белән үзенчәлекле шугалак.

* Үзем олы кеше булсам да, балалар һәм яшүсмерләр, яшь гаиләләр өчен бик яхшы булды дип ихластан куандым. 

* Нинди кирәк булмаган, эшләп кенә торсын берүк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев