Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кемнәр кулына калабыз... яки буыннар арасындагы мәңгелек көрәш

"Моннан берничә ел элек районның бер хуҗалыгына яшь белгеч кайткач, шундый сөйләшү булган дип сөйләгәннәр иде. Ни белеме, ни әдәбе булмаган белгечнең, кырга сыймастай кыланмышларын күреп, ул чакта җитәкче өлкән яшьтәге белгечкә: "Син пенсиягә китәсең дә котыласың, без шушындый белгечләр кулына калырбызмы икәнни?!" - дигән, имеш. Халык теленә мәзәк сыйфатында...

Бу сөйләшүгә нигез булган теге белгеч тә инде "әлләкемләнү"дән туктап, бәлки яхшы белгеч, бәлки җитәкче үк булгандыр. Бәлки һаман да арты белән киртә җимерәдер. Бу дөньяда анысына да, монысына да урын киң. Андыен да, мондыен да күреп торабыз. Тик "мондый"лары күбрәк күзгә ташлана, андый чакта, гаҗизләнеп, "безнең балалар шушындый кешеләр кулына каламыни?" дигән чаклар күп була. Хәзер инде үзебез турында түгел, балалар хакында да уйланабыз шул. Ни дисәң дә, бездән соң тулы бер буын формалашты. "Коммунизм мәктәбе"н үткән без инде искелек калдыгына әйләнеп калдык. Яшәү рәвешебез дә, фикер сөрешебез дә башкача. Ракета тизлегендә алга омтылучы бу заманда таләпләр дә, әдәпләр дә башка бугай".
Моннан берничә еллар элек республикада нәшер ителүче бер газетага җибәреп тә, дөнья күрми калган язмам менә шулай башланган. Бу темага, шушы юнәлештәрәк, бераз алдарак та язма җибәргән булганмын. Анысы да басылмый калган. Ул вакытта әлеге газетаның баш мөхәррире, "арты белән киртә җимергән" конкрет бер белгечнең - исем-фамилияләп язылган яшь табибның кыланмышлары турындагы бу язмама: "Әгәр бу язма газетада басылып чыкса, аны эшеннән куачаклар һәм башка беркая да алмаячаклар, аның киләчәгенә бөтенләй нокта куячаксың бит", - дигән иде. "Кемнәр кулына калабыз?" дигән язмадагы фикерләр белән дә килешеп бетмәде дип уйлыйм. Нибары берничә ел үткән, бүген инде үзем дә бу язмамның шактый каршылыклы булуын таныйм. Күрәсең, ул чакта каршы яктагылар, ягъни "киртә җимерүчеләр" күбрәк очрагандыр (мисалга исәнләшә дә белмәүче яшь җитәкчеләр, дорфа һәм ваемсыз (плюс белемсез) табибларны китергәнмен), бәлки мин шундыйларны күбрәк күргәнмендер, бәлки тирә-якка карау, анализлау, фикерләү, чагыштыру җитеп бетмәгәндер? Буыннар арасында гомер-гомергә бара торган бер каршылык кына түгелме икән бу кадәресе? Әллә инде үзебезнең эшли башлаганда нинди булуыбызны оныту галәмәтеме?
Соңгы еллардагы күзәтүләрем, ишеткән фикерләрем исә башкача нәтиҗә ясарга, уйланырга җирлек бирә. Ә бит арабызда гомер-гомерләп, бернигә өйрәнә алмаучылар да, башкалар белән уртаклашыр тәҗрибәсе димим, үзенә көн итәрлек гыйлеме-әдәбе булмаган өлкәннәр дә, шул ук вакытта, акыллы, тәртипле-тәрбияле - сокланырлык итеп эшли, кирәк чакта акыллы фикерен әйтә белүче яшьләребез дә бар ләбаса. Бу урында райондаш шагыйребез Гарифҗан абый Мөхәммәтшинның ике фикерен мисалга китерү отышлы булыр дип уйлыйм. Моннан берничә ел элек район газетасына Өлкәннәр көне уңаеннан әңгәмә корганда ул: "Өлкәннәр - өлкән кеше дигән статуска лаек булса иде", - дигән бик кызыклы, яңа фикер әйткән иде. Әле бер-ике ел элек кенә җитәкче ветераннарны район хуҗалыклары буйлап сәяхәткә алып чыккач, төгәлрәге, шул сәяхәттән кайткач: "Бездә бик акыллы, сокланырлык яшь җитәкчеләр бар икән", - дип, ихлас сөенүен әйтте. Нәкъ шулай: яшь җитәкчеләребез дә бар, белгечләр дә, авылларыбыз бизәге булырлык, яшим дип яши торган булдыклы егет-кызларыбыз, шөкер, күп бит. Тирә-ягыбызга игътибар беләнрәк карасак, аларга мисалларны һәрберебез табар. Шул ук вакытта, шөкер, үткәне, бүгенгесе белән үрнәк-өлге булырлык, бар булмышка шөкерана кылып, зарланмый-сыкранмый гына яшәүче сокланырлык ак әбиләребез, аксакалларыбыз да бар.
Күп еллар район ЗАГС идарәсен җитәкләгән Фирая апа Хәкимҗанованың бүгенге яшьләр турында сүз чыкса, яратып кабатлый торган бер фикере бар: "Безнең чор белән чагыштырганда хәзер яшьләр бик тәртипле, тәрбияле. Бик акыллы да. Үз сүзләрен дә әйтә беләләр, кайда, ничек әйтергә икәнен дә беләләр. Алар белән аралашуы ук рәхәт. Элек бит ЗАГСка ук кызмача, исерек килеш килүчеләр күп була иде, хәзер язылышырга димим, туйларда да исереп, күңелсезләнеп утыручылар юк".
Ышанам, тормышта һәркем "әлләкемләнгән" яшьләрдән дә, өлкәнәеп тә, акыл кермәгән олырак белгеч-җитәкчеләрдән дә, гади танышлардан да яхшысын да, начарын да шактый очраткандыр. Димәк, хикмәт яшьтә түгел, кешенең кеше булуында?

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250