Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кемнәрнең тормышы кискен үзгәрәчәк?

Билгеле астролог Тамара Глоба алдагы көннәргә гаҗәп астрология фаразы ясаган. Ул бик күпләргә баш әйләнгеч бәхетле мизгелләр, зур үзгәрешләр вәгъдә итә.

Сүз 25 июньнән 5 июльгә кадәр чор турында бара. Бу вакыт эчендә мәңгелеккә истә калачак мөһим вакыйгалар, кискен үзгәрешләр көтелә икән. Тормыш үзгәрәчәк. Кешеләр күләгәдән чыгачак, ялгызлыктан котылачак, сагышлары белән хушлашачак.
Яңа танышулар, яңа һөнәр үзләштерү көтелә.

Аеруча өч билгене зур үзгәрешләр көтә. Бу көннәрдә башкарылган эшләр, ясалган адымнар аларның язмышын үзгәртәчәк.

Кыз билгесендә туганнар язмыш борылышына әзер булсын. Беркемнең дә кисәтүләренә, усал шаяруларына карамыйча, юлыгыздан туры атлагыз. Сез миллионар эшләп алырлык мөмкинлекләр ача алачаксыз. Кемдер бик яхшы киңәш бирергә мөмкин, ишетми калмагыз.

Чаянны ерак сәяхәт көтә. Искиткеч очрашу язмышларын үзгәртәчәк. Күңелегезгә якын кеше сезгә илһам бирәчәк, яңа уңышларга юл ачачак.

Кысла тормышында әкияти тормыш башланырга чамалый. Искә алыгыз, сезнең белән аралашырга, якынаерга теләгән кешеләр бар, шуның берсе өчен “салкын дивар” булудан туктагыз. Нәкъ ул сезгә бәхеткә юл күрсәтәчәк, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com

Автор: Ләйсән Якупова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гороскоп йолдызнамә