Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кенәбаш авылында яшәүче Ринат Ибәтуллин: “Оныгыма “МТЗ-82”нең кечкенәсен ясадым”

Тапкыр булганы өчен мәктәптә укыганда ук “Архимед Ринат” дип кушамат такканнар һәм бүгенгә кадәр аны нәкъ шулай атыйлар икән.

Балтач районы Кенәбаш авылында яшәүче Ринат Ибәтуллинны белгән кешеләр аның тимер-томыр эшенә осталыгына, әллә ниләр уйлап табуына шакката. Тапкыр булганы өчен мәктәптә укыганда ук “Архимед Ринат” дип кушамат такканнар һәм бүгенгә кадәр аны нәкъ шулай атыйлар икән. Ринат абый моңа үпкәләми, “начар кушамат түгел бугай” дип көлә.

Бу арада Ринат абый авылдашларын уйлап табучанлыгы белән тагын таң калдырган. 2 яшьлек оныгы Тимерханның туган көненә “МТЗ-82” тракторының кечкенә вариантын ясаган.

— Мин — бик бәхетле бабай, ике оныгым бар, тиздән өченчесе туачак, — дип сөйләде Ринат абый. — Тракторны үземнең һәм оныгым Тимерханның гәүдә пропорцияләрен исәпкә алып ясадым, ягъни ул миннән никадәр кечкенә булса, мини-трактор да “МТЗ-82”дән шулкадәр бәләкәйрәк. Тракторда йөрүемне күреп, Тимерхан да кызыга иде. Менә хәзер үзенеке бар (көлә). Әлегә ул йөрми, двигателе юк. Оныгым кечкенә бит, берәр елдан электр двигателе куячакмын, Алла боерса. Күрше малайлары кереп: “Ринат абый, әйләнеп килик әле”, — дип тракторны сорыйлар. Берсе утыра, икенчесе этеп бара, мәш киләләр. Аның руле, тормозы бар. “Жигули”ның приборлар панелен урнаштырдым. Арткы тәгәрмәче — “Нива”ныкы, алгысына кул арбасыныкын куйдым.


Рәзилә РӘСИМ.
irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мтз