Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Үкенмәслек итеп яшәү кирәк

Ландыш Гарифуллина исемен газета укучыларыбыз «Хезмәт» битләреннән күреп белә. Ул яшь журналистыбыз. Әлегә КФУның татар журналистикасы бүлегенең 3нче курсында белем ала, шулай ук өстәмә рәвештә тәрҗемәче һөнәрен үзләштерә.

Ландыш гадәти гаиләдә туып, әти-әнисе кебек үк авыл тормышына яраклашып үсә, аның авырлыгына караганда, рәхәтен күбрәк тоя һәм күрә. Гаиләдә өлкән бала булганлыктан, кечкенә сеңлесенә һәрчак күз-колак булу, әнисе эштә вакытта өй арасындагы эшләрне башкару да аңа иҗат кешесе булып китәргә комачауламаган.
Үзе әйтмешли, кечкенәдән китап уку җене кагылган Ландыш тора-бара үз иҗат җимешләрен ак кәгазь битенә төшерә башлый. Шигырь язу ул җиңелләрдән бирелә торган эш түгел, җитмәгәненә шагыйрь хыялый да булырга тиеш, ләкин Ландышның тормышка карашы тәнкыйди. Ул ал күзлек аша дөньяга карый белми, киресенчә, һәрбер проблеманы анализларга ярата. «Кешеләрнең байлык артыннан куып, рәхәтләнеп яши алмыйча калуларына аптырыйм», ди яшь каләмдәшем. Ландышның киләчәккә булган максатлары әлегә бары уку белән генә бәйле, ул кызыл дипломлык итеп укып бетереп, яхшы эш урыны та барга тели.
Яшь каләмдәшебез укуда бик өлгер кыз, сессияләрен бишле билгеләре белән ябып бара. Уңган, булган Ландышыбызны әти-әнисе һәм туганнарыннан тыш, сөйгән егете дә һәрбер башлангычында куәтләп, терәк булып тора. Изге Вәли көне уңаеннан Ландыш барлык гашыйкларга да парлы мәхәббәт тели. Нәрсә генә булса да, куллары кулдан ычкынмасын, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250