Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кер сабынының барлык файдасын да беләсезме?

Белмәгән булсагыз, шаккатарсыз.

Грипп һәм томаудан котылу өчен борын куышлыгын кер сабыны эремәсе белән юалар.

Эт тешләсә, ярага инфекция эләкмәсен өчен җәрәхәттән канны агызып, кер сабыны эремәсендә тотылган марля белән бәйләп куялар.

Гөмбәчек авыруларына каршы да көрәшә. Моның өчен зарарланган урыннарны щеткага кер сабыны тидереп юарга да соңыннан тирене йод белән эшкәртергә кирәк.

Тәнегез җиңелчә пешсә, кызаруны бетерү өчен шул урынны кер сабыны белән ышкып куярга була.

Депиляциядән соң да тән кызармасын өчен кер сабыны сөртеп куялар.

Яңа теш щеткасына кичтән кер сабыны сөртеп калдырсагыз, иртәнгә ул дезинфекцияләнгән була.

Бәрелгән урынны кер сабыны белән ышкысагыз, кара янмас.

Чәчләрегез көчле булсын өчен айга бер тапкыр кер сабыны белән юыгыз, соңыннан уксус яисә лимон суты кушылган су белән чайкагыз, дип яза Кызыл таң.

Алдан белгечләр белән киңәшләшү мөһим!

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Ләйсән Якупова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр