Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Керчь көллиятендәге фаҗигадә һәлак булучылар саны артты

17 октябрьдә көллияттә булган фаҗигадә кырыктан артык кеше төрле җәрәхәтләр алган.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Керчь көллиятендәге фаҗигадә һәлак булучылар саны 21 кешегә җиткән. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама ясап хәбәр итә.

«Һәлак булучылар саны 21 кешегә җитте», - дип белдергәннәр «Интерфакс» агентлыгына Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә. Кырыктан артык кеше төрле җәрәхәтләр алган.

Моңа кадәр әлеге фаҗигадә, уку йортына һөҗүм иткән көллият укучысын да кертеп, 20 кешенең үлүе хакында хәбәр ителгән иде.

  • 17 октябрьдә көллияттә белем алучы Владислав Росляков уку йортында мылтыктан ут ачкан, шуннан соң үз-үзенә кул салган.  

Фото: соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига