Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кесә телефоны: дусмы, дошманмы?

Һәрберебезнең кулында йә кесәсендә йөргән, смартфон дип аталган электрон җиһаз адәми затка файдагамы, әллә зыянгамы?

Элегрәк язылган «Эчлек һәм тышлык» дигән мәкаләдә сорау башкачарак та куелган иде: «Гади кесә телефонын смартфон дәрәҗәсенә җиткергән инженерларга һәйкәл куясымы, әллә инде аларны суд каршына бастырасымы?» Ни хикмәт, ни гаҗизлек, сорауларның икесенә дә кистереп җавап бирү авыр.

Бу атнада гадәти булмаган халыкара дата – Дөньякүләм мобиль телефонсыз көн билгеләп үтелде. Янә сорау туа: телефоннан бер көнгә генә баш тартып торуда нинди хаҗәт, ни кирәклек бар? Кайда булсаң да, башны идереп, үзенә бактыра, туктаусыз ышкыта торган учка сыешлы ул нәмәрсәдән санаулы сәгатьләргә арынып тору ни бирә? Ихтимал, җанлы аралашу, кешенең янәшәлеген тоеп, бер-береңнең күзенә карап сөйләшүнең дә барлыгын, аның ихласрак икәнен, тәмен-рәхәтен искә төшерү өчен булса да кирәктер андый дата. Кешене табигый коммуникация, тере әңгәмәдән аеруда ХХI гасыр хикмәтенең роле шактый зур бит. Шуңа да бүген ул җиһазның зыянлы якларын барлап чыгасы килгән иде.

Без ябышкан күптин-күп функцияле бүгенге мобиль телефон, үзебез бик сизмәсәк тә, безне дуслардан, туганнардан читләштермәгәндә дә ераклаштыра, шәхси кабырчыкка кертеп, изоляция тудырып кына калмый, дөньябызны да билгеле бер дәрәҗәдә виртуальләштерә, ясалма итә кебек. Кечкенә экран аша дөньяга чыгу, олы вә якты җиһанны бары шуның аша күрү, кайсы яктан гына карасаң да, дөрес түгел инде ул.

Онытмаган булсак, смартфон дигән җиһазга кадәр сатуга гади кесә телефоннары чыккан иде. Дистә, дистә ярым еллар халык шулардан файдаланды. Менә шул кимәлдә тукталып калган очракта, ягъни телефон смартфонга әверелмәгән тәкъдирдә, миңа калса, барысы да яхшы булачак иде. Мобиль элемтә – теләсә кайсы сәгатьтә, минутта башкалар белән сөйләшеп, хәл белешеп алу мөмкинлеге, сүз дә юк, кирәк, зарур. Балаң мәктәптән кайтып җиткәнме, туганың исән-сау, сәламәтме, күптән күрмәгән ахирәтең ни эшләр бетерә – сөйләш, чыбыклы телефонга әле кайчан барып җитәсең. Вакытында белеп, бәяләп, карар кылып тору өчен оператив мәгълүмат кеше өчен бик тә мөһим.

Тик менә фәнни прогресс дигәнең һич урынында тормый, файдагамы, зыянгамы, ул алга атлый. Гади дисплей урынына сенсорлы экран, мобиль интернет, видео төшерү, карау, алышу мөмкинлеге, геолокация, сәгатьләр буе уйналышлы кырык төрле интернет уеннар, теләсә кайчан, теләсә кайда «пәрәвез»гә керү, анда теләсә нәрсә карый алу, ялтыравык тормышны пропагандалаучы социаль челтәрләр – барысы да шул галәмәттә. Андый җайланма әллә адәми затның күзен кызыктырмый, яңалык, хикмәт яратучы яшь-җилкенчәкне әллә ымсындырмый, алар аңа әллә ябырылмый кала? Уйлап табучылардан бигрәк, җитештерүчеләр, сатучыларны инде әйткән дә юк, андый «уенчык»ка сорауның һуш китмәле буласын, әлбәттә, алдан ук белгән, чамалаган. Табышның да ишелеп киләсен сизеп эш иткән. Шундый шартларда смартфон ничек яралмасын, ничек таралмасын, ди.

Инженерларның, уйлап табучыларның төп гөнаһы биредә шул – мобиль телефон, нинди генә рәвешкә керсә дә, кулдан төшермичә, сәгатьләр буе үзенә бактыра торган җайланма булырга тиеш түгел иде. (Биредә әле мин радионурланыш, күзләр сәламәтлеге, телефонга бәйлелек сәбәпле туган психик тайпылышлар турында сүз алып бармыйм. Алары буенча тикшеренүләр әле башланып кына килә, диләр.) Аралашып, сөйләшеп алдың, хәл белештең дә кесәгә кире тыгып куйдың. Вәссәлам! Ярар, шунда ук калькуляторы, сәгате, будильнигы булсын ди. Калганы артык. Интернетка өйгә кайткач, компьютер аша кереп була. Мәктәп баласы очрагында әти-әни дә андый хәлләрдә «пәрәвез»дә утыруны чикли, аның вакытын билгели алыр иде. Шунда ук, кирәк икән, сурәт алышып, язышып та була.

Компьютерга бәйлелек, булган очракта да, смартфонга бәйлелектән ун тапкыр кайтыш, диләр. Компьютерны кесәдә йөртеп булмый ич. Урта яшькә җиткәннәрнең, өлкән буынның, бүгенге мобиль телефон дигәндә, ярый да «тормоз»лары бар. Бала-чага, үсмерләр, яшьләрдә тормоз әле формалашмаган, аларга кызык, әкәмәт күбрәк кирәк. Һәм алар аны, әллә кая барып йөрми генә, бүгенге шул телефонда таба. Телефонның кулдан төшмәве, аннан вакытлыча аерылып торуда олы фаҗига күрү, ягъни шул яссы хикмәткә бәйлелек – барысы да, аның артыкка киткән функция-кыланмышларында бит.

Әйткәнебезчә, җитештерүче, сатучы өчен бүгенге телефон файдагамы, зыянгамы – унынчы мәсьәлә. 140–150 миллион халык яшәгән Россиядә генә дә бүген ким дигәндә 100 миллион смартфон. Монысы – бер яктан. Икенче яктан, аны бер тапкыр алдың да гомер буе файдаланасың түгел. Һәркемнең кесәсендә йөргән ул «ышкыгыч» кешегә өч-дүрт елдан да артык хезмәт итмәслек итеп ясала. Ватылмаган очракта да син аны яңартырга мәҗбүрсең. Чөнки җитештерүчеләр аның яңа, тагын да купшырак, мөмкинлекләре артыграк булган модельләрен чыгарып тора. Алмый кара, дус-ишләрең үк: «Бу иске-москыңны ташла инде», – диячәк. Ул әйбер бүген гомумән ниндидер культ рәвешендә. Телефонсыз бала үзен иң кыерсытылган, иң фәкыйрь, иң бәхетсез бала итеп сизә. Балалык сәбәпле, ул нәмәрсә аны хәрәкәтле уеннардан аралап, ярым чирләшкә итәсен, дәресен әштер-өштер әзерләтәсен, күзләрен бозасын белми. Күпчелек бала-чагаганың кулына аны, кешедән ким булмасын, дип, мәктәп яшенә җитүгә үк тоттыралар. Казынсын шунда көне буе. Яраганын да карасын, ярамаганын да. Ата-ананы гына борчымасын…

Ул электрон җиһазга дәгъва белдерүләрдә, бәлки, сугышып туктагач, йодрык уйнату кебек, хәзер инде әллә ни мәгънә дә юктыр. Смартфонны кулланыштан хәзер инде беркем дә кысрыклап чыгара алмый. Ул барыбызның да кулында, кесәсендә – җыеп алырмын димә. Бүгенге телефоннарда кулланылган электрон технологияләр авторы, ярымүткәргечләр буенча олы белгеч, Нобель премияле академик Жорес Алферов та, хәзерге хәлләрне күреп, каберендә әйләнә-әйләнә инде бәлки арыгандыр. Бер уйлаганда, кызык һәм кызганыч та инде – башта дусмы, дошманмы икәнен ачыкламыйча «өләшеп» чыгалар да, соңыннан елына бер көн генә булса да аны кулга алмаска өндәп, халыкара датаны гамәлгә куялар. Андый көннең барлыгын ваемсыз халык юньләп белмәсә, белгәннәрнең исе китмәсә дә.

 

Наил Шәрифуллин

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: телефон