Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кешеләрдә өмет уятучы, яшәргә көч бирүче һөнәр иясе

«Минем иң зур бәхетем -тормышта, эшемдә яхшы кешеләрнең даими янәшәдә булуы»

1 августка Балтачка килдем. Районның баш табибы Виталий Гордеев җылы гына кабул итте, кәгазьләрне рәсмиләштереп, шул ук көнне Чепьяга юл алдым. Бу авылның, хастаханәнең минем тормышымда иң истәлекле вакыйгалар белән истә каласын әле мин белми идем, ди Газинур Дәүлиев.

Чепья чоры. Ул вакытта Чепьяда 75 койкалы стационар була, шул якта урнашкан авыллардан килгән барлык авыруларны шушы хастаханәдә кабул да итәләр. Баш табиб Васыйл Билал улы берүзе — ул хирург та, акушер да, терапевт та, балалар табибы да, чөнки тормыш иптәше табибә Наилә Шамиловна декрет ялында. Яңа килгән яшь белгеч баштан-аяк эшкә чума. Килүгә, Балтач үзәк хастаханәсе хирургы Наил Зарипов укырга китү сәбәпле, ике хастаханәдә операцияләр ясарга туры килә. Бу озак дәвам итми, Балтачка бергә укыган хирург Салих Рамил улы үзенең тормыш иптәше Зөһрә Галиевна юллама белән кайталар. Ул елны районга 3 яшь белгеч — районның булачак баш табибы Газинур Дәүләтнур улы, хирург, районда беренче реаниматолог, бу юнәлешкә нигез салучы Салих Рамил улы, аның тормыш иптәше, акушер-гинеколог Зөһрә Галиевна кайта. Алар үзләренең хезмәте белән сәламәтлек саклауда район халкына игелекле хезмәт куйдылар һәм куялар.

Чепьяда яшь табибка эшләү өчен зур мөмкин-лекләр ачыла. Бу очракта хирургиядән башка, төрле юнәлештәге авыруларны дәвалау аның хезмәт вазифасына йөкләнә. Укыганда һәм башкала хастаханәсендә алган белем һәм тәҗрибә менә монда бик кирәк булып чыга. 

Шулай итеп, бер ел гомер узып та китә. Чепья урта мәктәбе директоры Гарифҗан Галиев табиб-ларны көзен, укытучылар көнендә, мәктәптә уза торган тантаналы җыелышка дәшә. Ул вакытта мәктәп коллективында яңа эшкә кайткан, тулай торакта торучы 7-8 яшь укытучы була һәм очрашканда күз атып йөргән Әтнә районы Өшкәтә авылыннан килгән, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нурсия белән Газинур якыннан таныша. Очрашулар, күрешүләр олы мәхәббәткә әверелә, 8 айдан, 1985 елда алар өйләнешәләр. Яшь гаилә иске генә хастаханә йортында тора башлый, 1986 елда кызлары Гүзәл, 1990 елда уллары Илнар туа.

1985 елда баш табиб Васыйл Зыятдинов Балтач хастаханәсен җитәкли башлый, ул үз урынына Газинур Дәүлиевны тәкъдим итә. 1903 елда Земская больница, дип төзелгән иске биналарны тәртиптә тоту, җылыту, авыруларны дарулар, азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итү, пациентларны кабул итү, дәвалаулар билгеләү, барлык төр операцияләр ясау, бала таптыру, төнен ашыгыч рәвештә алып килгәннәргә ярдәм күрсәтү — болар барысы да яңа баш табибның көндәлек кайгыртуына әйләнә. — Эш ифрат дәрәҗәдә күләмле һәм катлаулы, четерекле иде, ә шулай да Чепьяда эшләгән вакытларым минем өчен, гаиләм өчен иң кадерле, истәлекле еллар булды. Коллектив белән бик килешеп эшләдек, һәрбер хезмәткәр үз эшенең остасы булды, үз эшенә җаваплы карадылар. Теш табибы Фоат Наил улы, аның тормыш иптәше Мөнибә ханым һәм башка бик күпләр белән әле дә якыннан аралашабыз, Чепьяда ул чорда һәр бәйрәм үзенчәлекле уза иде. Шул төбәктә җитәкче булып эшләгән Хәмит Гәрәев, Билсур Зәкиев, Петр Чернов, Наил Салихов, Солтан Фатыйхов, Наил Гыйләҗев, Гарифҗан Галиев һәм башка бик күпләрнең матди һәм рухи ярдәмен тоеп эшләдем, аларның барчасын рәхмәт хисләре белән искә алам, — ди Газинур Дәүлиев.

1990 елда Балтач хастаханәсе баш табибы Васыйл Зыятдинов үзе Казанга эшкә киткәндә, урынына янәдән Газинур Дәүләтнур улын тәкъдим итә. 26 апрель көнне КПСС райкомы, район башкарма комитеты җитәкчелеге фатыйхасын алган белгечкә баш табиб вазифасына сайлау аша да узарга туры килә. Бәлки шуңа да бу җаваплы хезмәт юлы тулы 34 ел дәвам итәдер.

Районның баш табибы. 31 яшьтә баш табиб булып зур коллективка килү, үзең белән бергә эшләгән, укыган хезмәттәшләреңә җитәкчелек итә башлау җиңелләрдән булмый. Ә шулай да үз өстеңә алган җаваплылык, авыруларның, хезмәткәрләрнең ышанычын аклау, югары оешмаларның, сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт тарафыннан куелган таләпләрне тормышка ашыру — болар барысы да зур ихтыяри көч сорый.

1983 елда районда үзәк хастаханәнең яңа стационар бинасы сафка баса, 1984 елда поликлиника өлеше файдалануга тапшырыла. 1990 еллар СССР дәүләте таркалып, яңа ил барлыкка килү белән тарихка кереп калды. Төрле мөлкәтара баг-ланышлар, хакимиятнең яңача вәкаләтләре, планлы хуҗалык итүнең таркалуы, бюджет өлкәсендә эшләүче оешмаларга, биг-рәк тә мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау өлкәсенә бик тискәре тәэсир ясады. Ул чорда алга бару, үсеш турында түгел, булганын саклап калу беренче бурыч була. Табибларга, хезмәткәрләргә хезмәт хакының күп өлешен районда җитештерелгән продукция, хәтта алкоголь белән түләү, район "Агроснаб"ына кайткан шиннарны район башлыгы Марат Әхмәтов карары белән алып, аны төрле оешмалар аша вексельгә алыштыру, зур процентлар салынып, аларга дарулар, төрле кирәк-яраклар алып кайту — болар барысы да баш табибның көндәлек, очы-кырые булмаган эшенә әверелә. Даими ремонтлап, ватыла башлаган җирен төзәтеп тормасаң, нинди генә бина булса да акрынлап туза. Район җитәкчелеге, башта Марат Әхмәтов, соңрак Марат Зарипов бу вакытта район үзәк хастаханәсе коллективын үзләрен генә язмыш кочагына ташламый. Хастаханә бинасының өч этажы идәннәренә мрамор җәелә (ул мрамор идәннәр әле дә хезмәт итә), дәвалау бүлекләренә чиратлап агымдагы ремонт үткәрергә мөмкинлек табыла, акрынлап җиһазлар да кайта башлый. Авырлыклар булуга карамастан, авылларда фельд-шер-акушерлык пунктлары, Смәелдә, Кунырда, район "Сельхозтехника«сыннан налоглары хисабына алынган бинада 1998 елда Карилендә врач амбулаторияләре ачыла. 1996 елда районда сәламәтлек саклауның яхшы оештырылуын искә алып, зур республика семинары уздырыла. 1985 елларда проектланып, 90 елларда төзелеше башланган Чепья участок хастаханәсе 2001 елда файдалануга тапшырыла.
2005-2006 елларда, Милли проектлар кысаларында, сәламәтлекне саклауга моңарчы күрелмәгән игътибар бирелә башлый, чит ил җиһазлары кайтарыла. Яңгул табиблык амбулаториясе ремонтланып, балалар бакчасы бинасының бер өлешенә күчерелә, 2011 елда үзәк хастаханәсендә зур капиталь ремонт эшләре башлана. Ул этаплап 2011-2013 елларда башкарыла. Бүгенге көндә янәдән хастаханәдә заман таләпләренә туры килә торган итеп балалар, гинекология бүлеген өр-яңадан үзгәртеп, ремонт эшләре башланган.

— Минем иң зур бәхетем — тормышта, эшемдә яхшы кешеләрнең даими янәшәдә булуы. Укыганда, эшли башлагандагы остазларымның, район җитәкчеләре Марат Әхмәтов, Марат Зарипов, соңгы 12 елда Рамил Нотфуллинның көндәлек ярдәмен тоеп эшләдем. Рес-публика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов соңгы ун-унбиш елда дүрт тапкыр хастаханәдә булып, аның эше, ремонт барышы белән якыннан хәбәрдар иде. Районга Республика җитәкчелеге тарафыннан беркетелеп куелган сәламәтлек саклау минис-трлары Камил Зыятдинов, Адель Вафин һәм бигрәк тә Марат Садыйковның районда сәламәтлек саклауның нигезен ныгытуга, төрле җиһазлар белән тәэмин итүгә керткән өлешләре гаять зур. Бүген хастаханәбездә табибларыбыз кайбер зур шәһәрләрдә булмаган чит ил җиһазлары белән катлаулы тикшерүләр, операцияләр уздыралар. Халыкның сәламәтлек күрсәткечләре, демография буенча респуб-ликада иң уңай нәтиҗәләр булуы бу, һичшиксез, зур казанышыбыз, Балтачыбыз халкы моңа лаек, — ди Газинур Дәүләтнур улы.

Дөрес, авырлыкларсыз булмый, сәламәтлек өлкәсендә даими үткәрелгән дәүләт сәясәте күбрәк аскы звенога кагыла бит, заманында ел саен 25-30 хезмәткәрләр санын кыскарту, авылларда фельдшер пунктларында штатларны киметү (менә бүген яңадан аларны кире кайтару бара), Чепья, Яңгул участок хастаханәсенең ятып дәвалану бүлекләрен ябу — болар барысы да баш табиб йөрәге аша уза. Районда заманында ятып дәвалану өчен 305 койка-урын була, оптимизация нәтиҗәсендә алар саны 136га кала. Шуңа да карамастан, район сәламәтлек саклау өлкәсе үзенең респуб-ликада булган алдынгы урыннарын югалтмый, 2012 елда Балтач үзәк хастаханәсе барлык күрсәткечләрнең уңай булуы, күләмле эш башкаруы нәтиҗәсендә рес-публикада иң яхшы медицина оешмасы булып таныла, бу инде баш табибның, белгечләрнең, барлык медицина хезмәткәрләренең эшен республика югарылыгында тану була. Илебезгә, рес-публикага, районга килгән зур афәт — коронавирус зәхмәтен җиңүдә, аның авырулар өчен тискәре тәэсирен киметү, минимальләштерү юнәлешендә табибларыбыз фидакарь хезмәт куйдылар, бу эш өчен турыдан-туры җавап биргән табиблар, аның кул астында эшләгән медицина хезмәткәрләре үз-үзләрен аямыйча, көнен-төнен эшләделәр, аларга рәхмәтнең иң олысы, ди баш табиб.

Бу колачлы эшләрнең башында торучы баш табиб Газинур Дәүлиев район хезмәтчәннәре, респуб-лика сәламәтлек саклау тармагы җитәкчеләре, министрлык хезмәткәрләре арасында абруйлы шәхес. Хезмәте дә тиешенчә бәяләнә, күпсанлы район, респуб-лика сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары, Татарстан Президентының Рәхмәт хаты, Россия сәламәтлек министрлыгының, Россия саклану министрлыгының Мактау грамоталары, «Россия Федерациясе Сәламәтлек сак-лау отличнигы» күкрәк билгесе, «Казан шәһәренең 1000 еллык юбилее», «Фидакарь хезмәт өчен» медальләренә лаек була, 2004 елдан «Татарстан Республикасының атказанган табибы» исемен йөртә.

Сәламәтлек саклау өлкәсе даими үзгәрештә, төрле сынаулар аша алга бара. Бу юнәлештә районыбызның баш табибы Газинур Дәүләтнур улы Дәүлиевка түземлелек, сабырлык, озак еллар буена тупланган тәҗрибәгә таянып, яңа үрләргә ирешергә, күпләр сок-ланырлык гаиләсендә тигез, бәхетле тормыш кичерергә язсын дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев