Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кеше китә – даны кала

Әгәр исән булса, мәгърифәтчебез Фәрзи ага Гыймадиевка апрель аенда 100 яшь тулган булыр иде.

Бернинди авырлыкка бирешми торган көчле рухлы, төпле фикер иясе булган Фәрзи абый Гыймадиев белән “җеннәребез” килешә иде. Очраклы рәвештә, урамда күрешсәк тә, минем белән әңгәмә корырга үзе дә бик риза иде.

 

Әле менә озак еллар Балтач мәктәбенең директоры булып эшләгән Фәрзи абыйның олы юбилее якынлашу уңаеннан, өлкән буын кешесе буларак, аның турында кыскача гына мәкалә язуны миңа ышанып тапшырдылар. Шул уңайдан, аның инде байтак кимегән хезмәттәшләре белән әңгәмә корырга туры килде.

Балтач мәктәбенең ветеран укытучылары, һәммәсе бер авыздан, Фәрзи абый бик кырыс, таләпчән директор булса да, һәммәбезне туплап эшләтә белде, җаваплылыктан курыкмый торган бик максатчан, эшлекле кеше иде дип, фәкать уңай яктан бәяләделәр. Үҗәт холыклы, артык үзсүзле, таләпчән булуы белән кайберәүләрдә ризасызлык та тудыргандыр ул. Уйлап карагыз: төрле авыллардан җыелган бер меңнән артык укучыга йөзләп укытучы белем бирүгә җәлеп ителә. Зур мәктәп, чын мәгънәсендә кырмыска күче кебек кайнап яши, көн туды исә, йөз төрле мәшәкать чыга. Директор бөтенесен вакытында хәл итеп бара.

Фәрзи абый талантлы җитәкче, сизгер йөрәкле, гадел, кешелекле, оста педагог иде, дип җылы фикерләре белән уртаклашты үзе дә соңрак директор булып эшләгән Илсур Шиһабетдинов.

Әле Фәрзи абыйның хезмәт һәм тормыш биографиясе белән танышкач, шуны ачыкладым, Нөнәгәрдә туып-үскән, белемгә омтылышы чиксез көчле булган бу тәвәккәл егет, 1940 елда урта белем алу белән үк кыска курслар үтеп, Яңгул мәктәбендә укыта башлый. Аннары армия хезмәтенә алына, 1941-1944 елларда һава-десанты бригадасы сугышчысы, каты яраланып, икенче группа инвалид булып авылга кайта һәм бераз мәктәптә балалар укытканнан соң, Яңгулдагы детдомда директор булып та эшли. Аннан соң «Яңа тормыш» колхозында партия оешмасы секретаре вазыйфасын башкара.

Бөек Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнгән гаять сәләтле Фәрзи Гыймадиев 1953-1957 елларда Карадуган мәктәбен җитәкли. Аннан районның иң төп мәгариф учагы булган Балтач мәктәбенә директор итеп куела. Зур педагогик стажының егерме елы тынгысыз, нәтиҗәле хезмәт белән бөтенесен кайгыртып, киң колач белән эшләүче директорга мөһим бурыч йөкләнә. Белем биреп кенә түгел, класстан тыш чараларны да, спорт ярышларын

да оештырырга, олимпиадаларда катнашырга, район күләмендә бөтен яктан үрнәк коллектив булырга кирәк. Тагын җитмәсә, кичке мәктәптә укыту проблемасы да йөкләнә.

– Ал-ял күрмичә эшләде ул Фәрзи Гыймадиевич, иске мәктәптә ике смена укытуга күчеп тә, бүлмәләр җитешмәгәч, янкорылмалар, котельный төзергә тотына, балаларны тукландыру өчен уңайлы зур ашханә сафка баса. Бу хуҗалык эшләренә балалар да, укытучылар да җәлеп ителде, бөтен коллектив белән булсынга тырышып гомуми эш өчен кайнап яшәде, һич зарланмадык, – дип сөйли мәктәпнең иң хөрмәтле укытучыларыннан булган Асия Камиловна.

Шушы коллектив белән ул иң абруйлы, иң эшлекле җитәкче булып таныла, намуслы хезмәте югары бәяләнеп, ул “Почет билгесе” орденына лаек була, РСФСРның атказанган укытучы исемен лаеклы йөртә. Райондашларның, укучыларының аңа булган хөрмәте һич кенә дә кимеми. Балтач мәктәбе үсеше өчен бик күп тырышлык сарыф иткән, аеруча сәләтлеләрне үстерүгә булышкан остаз-педагогның еллар үтү белән мәртәбәле даны һич кенә дә тоныклана алмый, балкый гына бара.

Фәридә Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фәрзи Гыймадиев