Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

КФУ белгечләре кыш аномаль җылы булачагын әйтте

Татарстанда һава торышына Атлантика көчле йогынты ясый.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Быел кыш температура климат нормасыннан югарырак булачак, мондый фараз алдагы ике айга — гыйнварга һәм февральгә кагыла. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә билгеле булды.

«Гыйнвар һәм февральдә температура нормадан югарырак булачак. Мондый кышны Европа кышы дип атыйлар. Климатны өйрәнүче галимнәр билгеләп үткәнчә, глобаль җылынуга бәйле рәвештә Европа кышлары еш кабатланачак», - дип хәбәр итте КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев.

Профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев, соңгы декададан тыш, узган ноябрь ае, шулай ук узып баручы декабрь аномаль җылы булды, дип аңлатты. Бөтен хикмәт шунда ки, төбәктә һава торышына Атлантика көчле йогынты ясый.

«Быел ноябрьдә һәм декабрьдә Россиянең Европа өлеше, һәм хәтта Себер дә, Атлантикадан җылы һава массалары йогынтысында булды. Атлантика безгә үзенең һава массаларын циклон рәвешендә җибәрде. Аларның үзәкләре төньяктан бара, ә безгә көньяк периферия яки җылы секторлар эләкте», — диде ул.

Переведенцев сүзләренчә, гыйнварга фараз 70 процентка акланачак. Шушы көннәрдә бер айга фаразга төзәтмә кертеләчәк. Гыйнварда уртача айлык температура гадәттә -11…-12 градус тәшкил итә, явым-төшемнәр 30 — 40 мм дәрәҗәсендә булачак.

«Бу аномалия киләсе айда 60 — 70 процентка сакланачак дигән шик бар. Мөгаен, гыйнварның уртача айлык температурасы нормадан югарырак булыр», — диде КФУ профессоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы