Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

КФУның элеккеге ректоры Илшат Гафуровны кая җибәргәннәр?

Мәскәү шәһәр суды КФУның элеккеге ректоры Илшат Гафуровны сак астында тоту вакытын озайтты.

Башкала суды матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына шундый мәгълүмат җиткерделәр.

Бу юлы Гафуров белән видеоэлемтә аша сөйләштеләр. Процесста ачыкланганча, элеккеге ректорны башкаладан Самараның 4нче тикшерү изоляторына озатканнар. Бу, янәсе, суд-психиатрия экспертизасын үткәрү өчен кирәк.

Гафуров узган елның декабрендәге заказлы үтерү турындагы эшнең фигуранты булды. Аны Алабуга депутаты Исрафиловны үтерергә котыртуда гаепләделәр. Моның өчен ул «29нчы комплекс» оешкан җинаятьчел төркеме әгъзаларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Гафуровны тоткарлап, шунда ук Мәскәүгә озаттылар. Ул чагында Мәскәүнең Басман суды элеккеге ректорны тикшерү изоляторына ябу турында карар чыгарды.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев