Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Күге аяз, көне кояшлы (+бик күп фото)

Бөек Ватан сугышында районыбыздан 12 меңгә якын кеше катнаша. Шуларның 5981е яу кырында мәңгелеккә ятып калды. Алты райондашыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды.Фронттагы батырлыклары өчен 2000гә якын кеше төрле дәрәҗәдәге орден, 5229ы медальләр белән бүләкләнде. 8 хатын-кыз сугыш кырларында чын геройлык үрнәге күрсәтсә, тылдагылар фидакарьләрчә эшләп, Җиңү көнен якынайтуда үз өлешләрен кертте.

2019 елның 9 мае – быелгы Җиңү көне чалт аяз күк йөзе, җылылык сирпүче  якты кояшы белән күңелләрдә бик озак сакланыр әле. Көне ямьле булгач, сабыйлар белән килүчеләр дә күп иде. Шөкер, Җиңү көненең әһәмияте заман баласының күңелендә елдан-ел ихтирам уята, әлеге датага карата хөрмәт хисләре туа, “Үлемсез полк”ның сафка бастырылуы да ил азатлыгы өчен каһарманнарча сугышкан, тылда бил бөккән, ачлык-газапларга түзгән әби-бабаларны хәтердән җуймый кадерләп сакларга ярдәм итә.

Җиңү бәйрәмендә ватанпәрвәрлек рухы уятучы чаралар күп була. Бар җиһанга яңгыраган җырларны, биюләрне, театраль күренешләрне тыныч кына кабул итеп булмый. Күңел кузгала, күзләр яшьләнә. Аеруча тоташ бер колонна булып “Үлемсез полк” үткәндә бугазга төер утыра. Кулларда безнең әбиләр, бабайлар, абыйлар, апалар... Әнә, Балтач мәктәбеннән Ризилә апа Гафарова: “Сеңлем, әти белән мине  фотога төшер әле, ул сугышның башыннан ахырына кадәр көрәшкән кеше, 15 майда аңа 100 яшь тулыр иде, ди. Тавышы калтырап чыкса да, бер горурлык хисе белән әйтә алды ул аны. Ел да район башлыгы Рамил Нотфуллин, хәрби комиссар Васил Вәлиев, башкаладан килгән кунак – кураторыбыз Мәҗит Салихов чыгыш ясый, Татарстан Президенты сәламнәрен җиткерә. Быелгы хәрби парад аеруча да үзенчәлекле иде. Киров өлкәсе Оричевский районының Мирный бистәсендәге хәрби частьтан 31 райондашыбыз әлеге парадта катнашырга кайткан. Мөхтәрәм ветераннарыбыз, хәрби көчләрдә хезмәт иткән ветераннар, мәктәп укучылары, физкультура укытучылары, кадетчылар, форпостчылар һәм бүгенге көндә Ватан сагында торучы солдатларыбыз үткәндә яшьләрнең генә түгел, өлкән буынның да күңелләре җилкенде.

Ә төнге салют исә аеруча да матур иде. Аның төрле төскә кереп, караңгы күкләрне яктыртуы ил-көнебезгә иминлек, бәрәкәт, төнге йокыларыбызга тынычлык теләде сыман.

Алсу ГАТИЯТУЛЛИНА, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе:

– Җиңү бәйрәме уңаеннан һәрбер хезмәт коллективлары үз хәлләренә карап ветераннарыбызга бүләкләр әзерләде. “Агрохимсервис” җитәкчесе Наил Гыйләҗев, сөт-май комбинаты директоры Рәмзил Насыйбуллин турында аерым әйтәсе килә, барлык пенсионерларына бәйрәм хөрмәтеннән бүләкләр өләшкәннәр. Афәрин, рәхмәт аларга. Күреп торасыз, сугыш ветераннары ел да кими бара, шуңа да аларга игътибар зурдан булырга тиеш. Аеруча да яңарак кына эшли башлаган яшь җитәкчеләргә басым ясыйсы килә – хезмәт вазыйфасын башлаган көннән алып өлкәннәрегезне барлагыз, бәйрәмнәрдә аларны онытмагыз. Хөрмәтләү тәртибен белмисез икән, өлкәннәр белән эшләүче оешмалардан киңәш сорарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев