Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Күгәрченнәр күккә очканда (фото)

Бөек Җиңүнең 72 еллыгын каршы алган көннәрдә Советлар Союзы герое Бакый Рәхимов исемендәге Кенә мәктәбендә әлеге тантаналы чарага ныклап әзерләнәләр.

Чөнки алар районыбызда үрнәк белем бирү учагы булуларын һәм әти-әниләр белән кулга-кул тотынып эшләп, гаилә кыйммәтләре белән белем алуның янәшә торуларын һәрчак дәлилләп киләләр. Әле күптән түгел генә әти-әниләр комитеты арасында республика күләмендә үткән конкурста призер булып танылулары да моның ачык мисалы булып тора. Белем алу белән беррәттән алар төрле чараларның да актив катнашучылары һәм әлегә төп максатлары 72нче Җиңү язын лаеклы каршы алу. Моннан берничә ел элек яңалык итеп, мәктәп хезмәткәрләре һәм укучылар сугышка киткән кешесе булган һәр өйнең капка-коймасына йолдызлар беркетеп чыкканнар иде. Быел Кенәбаш, Югары Кенә, Түбән Кенә авылларында әлеге эш янәдән кабатланачак. Шулай ук әлеге мәктәптә белем алучылар «Үлемсез полк»ка да ныклап әзерләнәләр - әби-бабаларының фотоларын барлап, мәгълүмат туплыйлар. Өч авылга бердәнбер калган Бөек Ватан сугышы ветераны Тәскирә апа Галимуллинаны да һәрчак олылап, хөрмәтләп торалар. Җиңү бәйрәме якынлашкан әлеге көннәрдә аның янында да кунакта булып, хәлләрен белешеп, күчтәнәчләр тапшырып кайтканнар. Шулай ук белем бирү йортында эшләп чыккан тыл ветераннарын котлау открыткалары белән сөендергәннәр. Ә инде бәйрәм көнне үзләре ясаган күгәрченнәрне шарларга беркетеп, ил-көннәргә тынычлык, иминлек сорап күкләргә очырачаклар.

Мәктәп диварларыннан ук «Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел» дип өйрәтүче остазларыбыз булганда, ул көннәрнең тере шаһиты булган ветераннарыбызны күрә алу бәхетенә ирешкәндә, без һичшиксез көчебездән килгәнчә әлеге көнне хөрмәтләп, үсеп килүче буынга үрнәк булырга тиешбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250