Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Халкы уңган, «Хезмәт»ле авылларда абунәчеләр белән очрашу

Бәрәкәтле дим, ни өчен, биредәге зур-зур, якты, төзек, буялган-бизәлгән өйләрнең тәрәз төпләре тулы гөлдер, ишегалды тулы чәчәктер, агачтыр-куактыр, кайберәүләрдә каен җиләге дә капкадан керешкә үк пешеп утыра.

Куныр – ерак авыл. Әмма ул синең бистәң белән калаңны орып тора, бүгенге көндә бәрәкәтле муллыкка кинәнеп яши бирә. Бәрәкәтле дим, ни өчен, биредәге зур-зур, якты, төзек, буялган-бизәлгән өйләрнең тәрәз төпләре тулы гөлдер, ишегалды тулы чәчәктер, агачтыр-куактыр, кайберәүләрдә каен җиләге дә капкадан керешкә үк  пешеп утыра. Миләүшә  апа Вахитовалардагы кулдан ясалган пальма агачына исең-акылың китә торган, агач-куакларны да биредә почта аша гына алдырталар, кем генә алса да үсә, җимешен бирә икән. Әнә шуңа да тапкан маллары бәрәкәтле дим, әгәр алай булмаса, матурлыкка бу кадәрле исләре китмәс иде.

Абунәчеләребез белән очрашуга  бармаган  булсам, Кунырны бу кадәрле хәлле авыл дип белмәс идем дә әле. Кеше саен диярлек теплица, җиләк-җимеш бакчасы... Ул пөхтәлек, тәртип. Һәркайсында бала-чага, оныктыр... Авылның шәфкать туташы Гөлшат апа  аягы сынган ике яшьлек оныгын гипстан соң йөрергә өйрәтә. Әй рәхәтләнәләр инде балалар әбидә, өреп кабарткан бассейн, кояш нурлары кыздыра, рәхәтләнеп коеналар. Бу Гөлшат апа калада яшәүче балаларының,чын мәгънәсендә, бәхетедер, әнә ничек булыша бит оныклар тәрбияләшергә. Зәмзәмия Нурмөхәммәтовалар биләмәсе дә атна азагында оныклар шавына күмелә, “бик дус-тату уйный аларның оныклары” дип мактыйлар үзләрен, әлегә кечкенә Азамат кына әтәчләр, тавыклар белән уйнагандай итеп, атна азагын көтеп моңсуланып йөри. Бик эшчән халык яши монда. Барысында да диярлек печән өсте. Китереп аударганны гына көтмиләр, үзләре дә печән хәзерли. Илсур абый Гыймрановның исә бал аертып кереше. Керде дә, “Хезмәт”кә язылып та куйды. Тормышыгызга бал да май сезнең, Илсур абый, иң беренче язылучыбыз сез булдыгыз, кулыгыз җиңел икән, кемгә керсәк тә, борып чыгаручылар берәү генә булды. Ул да булса, кышкы чорда язылабыз бит, беләсез, дип почта җитәкчесенә карашларын төбәде. Эльвира Саттароваларга кергәндә хезмәт ветераны Билсур абыйның болдырда чәчкәләр арасында ял итеп утыруына сөендек, җаны тыныч, әйләнә-тирәсе гөлләр иле-сөмбелләр иле... Бу чәчкәләр утравын тәэмин итеп торырга күпме тырышлык, күндәмлек кирәклеген әлеге йортта яшәүчеләр үзләре генә белә.

Сәламәтлеге какшау сәбәпле, химиотерапия үткән Мәсхүдә Сәләхетдинова белән шикәр чиреннән интегеп, Казан хастаханәсендә үк ятып кайткан, ире дә җитди чирләп киткән, икәүләп урамнарга да иркенләп чыгып йөри алмаган Сания апа Сәмигуллина алдында, ихластан әйтәм, чын күңелдән башымны иям. Алар чирләренә карамый (авырый калсаң, күпме акчалар кирәк бит) район газетасы “Хезмәт”тән аерылмауларын белдерделәр. Ә менә Мәсхүдә апаның күршесе Люция апа Вәгидуллинага чын-чынлап сокландык, озак еллар фермада авыр хезмәт башкарган ханым йорт-җирен тәртипләргә, бакча үстерергә дә, мал асрарга да вакыт таба, мәчеткә дә йөри, дини белем дә ала. Газетабызда “Нәсыйхәт” кушымтасы чыга башлауга куанып язылды ул. Язылучылар, әмма исемемне телгә ала күрмәгез, фотога да төшермәгез, дип оялуларын белдерүчеләр күп булды. Нинди генә очракта да, без сездән шатланып кайттык, кунырлылар. “Якты юл” җәмгыяте идарәсендә эшләүче Мөнирә апа Гыйләҗетдинова да җәмгыятьтә эшләүче берникадәр хезмәткәрне “Хезмәт”ле итеп куйды, рәхмәт аңарга! Авыл җирлеге рәисе Зиннур Әсхәдуллин да йөгереп кенә бабайсын  яздырып килде. Куныр почтасы җитәкчесе Фәнзилә Нәҗипова белән әнә шулай кызу кояш нурларында кызына-кызына йөреп кайттык. Шөкер, йөрүләр бушка булмады, абунәчеләр белән якыннан танышу, аралашу эшкә дәрт, алдагы көннәргә өмет өстәде.

Матбугатка язылу чорында район үзәк хастаханә идарәсе үзләрендә озак еллар эшләп чыккан ветеран Рашидә Нигъмәтҗанованы район газетасы «Хезмәт»кә яртыеллык язылу белән бүләкләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: подписка