Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Халык ризыкка акчаны иң аз сарыф итә торган төбәкләр арасына Татарстан да керде

Ингушетия халкы азык-төлеккә тота торган чыгымнар күләме буенча Россиядә лидер дип табылган.

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Россиядә халыкның азык-төлек сатып алуга тотыла торган чыгымнарын исәпәгәннәр. Ризыкка акчаны иң аз сарыф итә торган төбәкләре исемлегенә Татарстан да кергән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Росстатның хисабына сылтама белән хәбәр итә.

2018 елда Татарстан халкы үз чыгымнарының 21,8 процентын азык-төлеккә сарыф иткән. Шул рәвешле, республика халкының ризыкка тотылган чыгымнары Ханты-Мансийск автономияле округында һәм Мәскәүдә (23,1 һәм 24,5 процент) яшәүчеләргә караганда азрак булып чыккан.

Ингушетиядә яшәүчеләр исә чыгымнарының - 57,9, Дагыстан халкы – 53,8, Чукоткада яшәүчеләр 47,4 процентын азык-төлеккә сарыф иткән. «Россиядә уртача алганда әлеге күрсәткеч 30 процент тәшкил итә», - дип искәртә агентлык.

«Азык-төлек продуктларына чыгымнарның күләме зур булу өч фактор (түбән хезмәт хакы, гаилә составы һәм азык-төлекнең бәясе) белән аңлатыла», - дип белдерде Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының икътисад һәм статистика кафедрасы доценты Ольга Лебединская.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Росстатның 40 елга якын вакыт эчендә россиялеләрнең рационындагы үзгәрешләрне өйрәнүе хакында хәбәр иткән иде.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш