Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Халык синоптигы: "Эсселәр чигенә, урыны белән яңгыры да булачак"

"Бу эссе файдага түгел инде. Халык сыерларын да көтүгә чыгармый башлады. Кигәвен дә быел бик иртә күренә", – ди якташыбыз Әмир абый Шәрәфиев.

Гадәттә, мондый челлә июль урталарында гына була иде. Быел эссе көннәр майдан ук башланды. Алма, чия, сливалар барысы да бер вакытта бик иртә чәчәк атты.

– Җәйнең эссе киләсе шунда ук билгеле иде, әмма болай ук кыздырыр дип уйламаган идем. Июль уртасында, урып-җыюга керешер алдыннан була мондый эсселәр. Аны башак пешерә торган эссе дип атыйлар. Яңгыры булмагач, уңыш та аз булыр кебек, былтыргы кебек булмаячак. Печән дә начар булды. Бәрәңге әлегә әйбәт, чәчәк атканда бер яңгыр булса, август урталарында бер яуса, җитә ул. Җир җиләге дә вак. Слива чәчәк атканда ике көн суытып алды, кортлар оча алмады, слива да юк. Алмалар да күренми. Ә чияләр яхшы. Бу эссе файдага түгел инде. Халык сыерларын да көтүгә чыгармый башлады. Кигәвен дә быел бик иртә күренә, – ди Балтач районының Янгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиев.

Берничә көннән бу эсселәр сүреләчәк дип тә вәгъдә итте ул, урыны белән яңгыры да булачак икән.

Тулырак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы аномаль эсселек