Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Халыкара Карбыз көне белән сезне!

Бүген Халыкара карбыз көне икән. Туйганчы карбыз ашый торган көн бу дип кабул итәргә кирәк моны. Хәер, хәзер инде карбыз белән беркемне дә шаккатырып булмый.

Кемнәрдер инде аны үзе бакчасында үстерергә өйрәнде, үстермәгән кешегә дә җәй башыннан кара көзгә кадәр сату нокталарыннан төшми карбыз дигәннәре. Кыскасы, бәрәңге урынына ашарга күнегеп беттек инде дисәң дә, арттыру булмас. Әмма шушындый аерым көне бар икән, бүген икеләтә-өчләтә карбыз ашарга туры киләчәк инде. Тәмле булсын!

Бүген тагын нинди даталар билгеләп үтелә соң?
1492 елда Христофор Колумбның беренче экспедициясе башланган. 1959 елда Мәскәүдә беренче Халыкара кино фестивале ачылган.

Бу көнне туганнар:
Владимир Дуров (1893-1934) – дрессировщик
Константин Рокоссовский (1896-1968) – Советлар Союзы Маршалы
Александр Солженицын (1918-2008) – язучы, публицист, Нобель премиясе лауреаты

Шәһәр көннәре:
Рязаньның 924 еллыгы, Солигаличның 684 еллыгы, Алексинның (Тула өлкәсе) 671 еллыгы, Омскның 303 еллыгы, Луганың 242 еллыгы һәм Анадырьның 130 еллыгы.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дата