Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Халыкара өлкәннәр көне белән, кадерлеләребез!

Котлы булсын бәйрәмнәр!

Котлы булсын бәйрәмнәр!
Халыкара өлкәннәр көне белән
Кадерле өлкәннәребез!

Сезне ихлас күңелемнән Халыкара Өлкәннәр көне — шәфкатьле бәйрәм белән котлыйм. Сез безнең сабырлык өлгесе, эшкә рухландыручыбыз, хезмәт сөючән булырга, туган ягыбызга, гаиләбезгә тугрылыклы калырга, сүнмәс өмет белән яшәргә өйрәтүчебез. Без сезнең уңышларыгыз белән горурланабыз, сездән үрнәк алабыз, шундый актив гражданлык һәм тормыш позициягезне хуплыйбыз, һәр өлкәдә дә активлыгыгызга сокланабыз.

Дәүләтебез өлкәннәргә карата мөнәсәбәтне гел яхшырту ягында, уңайлы шартлар тудыру өчен хөкүмәтебез хәленнән килгәннең барын да эшли. Әлбәттә, балалардан, якыннардан булган җылы карашны, кадер-хөрмәттә яшәүне җәмгыять кенә алыштыра алмый. Шуңа күрә сезгә янәшәдәгеләрегезнең җан җылысын тоеп, җылы карашка кинәнеп яшәвегезне чын йөрәгем белән телимен. Көннәрегез бәхет-шатлыкта үтсен. Сәламәтлекләрегез нык, күңелләрегез гел шат булсын.
Гомер юлыгызда туплаган белем һәм тәҗрибәгез белән янәшәдәгеләргә дә, җәмгыятькә дә кирәкле булуыгызны тоеп, бик рәхәттә бәрәкәтле яшәүләр насыйп булсын сезгә.

Бәйрәмегез котлы булсын!

Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр көне