Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хайван да болай эшләмәс...

Ир этне төрлечә мыскыллаган булган...

Уфада волонтерлар "Тайга" кушаматлы көчек өчен яңа һәм кайгыртучан хуҗа эзли. Этнең язмышы бик катлаулы - аны элекке хуҗасы бик каты газаплаган, тик, бернигә дә карамастан, Тайга кешеләргә ышанычын югалтмаган.

Ачыкланганча, Тайганың элекке хуҗасы бик сәер уфалы булган. Аның берничә көн элек үзенең хәлсез әнисен урманга сөйрәп алып баруын күргәннәр иде. Битараф булмаганнар полиция чакыртып, бу хәлгә тулысынча ачыклык кертте. Соңрак яшь ирнең җитди психик тайпылышы булуын, шуңа күрә үз фатирын чын крепостька әйләндергәнлеген, ишекләрне йозаклар һәм чәнечкеләр белән бизәгәнен белдерделәр. Беркемгә дә зыян китермәсен өчен табиблар аны психиатрия клиникасына салу турында карар кабул иткән. Соңрак егет әнисе белән психоневрологик интернатка юл тотачак, анда белгечләрнең даими күзәтүе астында булачак.

Волонтерлар фатирдан этне алып киткәч, хайванның ни өчен подгузникта булуына бик гаҗәпләнгәннәр. Ветеринар подгузникны салдыргач, этнең койрыгы астында бик зур шеш күргән. Алар бәхетсез хайванны бик каты мыскыл итүләрен һәм даими көчләгәннәрен аңлаган.

- Хәзер ике атна Тайга яхшы һәм ышанычлы кулларда яшәячәк. Аны ашатачаклар, эт аңына киләчәк, яңа шартларны үзләштереләчәк. Аннары аңа яңа хуҗа эзләячәкләр. Күп нәрсәләр кичерергә туры килүенә карамастан, Тайга бик яхшы һәм акыллы эт булып кала алган, - ди волонтер-ветеринар Виталий.

 

Фото:ufa.kp.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

https://kiziltan.rbsmi.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе