Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хәбибуллиннар гаиләсенең олуг шатлыгы

Үзизоляцияләү чоры күпбалалы гаиләләр өчен зур сынау чоры булды. Бигрәк тә балалары мәктәптә укыган гаиләләргә.

Балтачта яшәүче Гөлшат Хәбибуллина да бу чорга зур курку хисе белән керә, чөнки алар яшәгән урамга интернет сузылмаган. Өйдә дүрт бала, өчесе - укучы, берсе балалар бакчасына йөрүче. Өчесенә дә укырга, дәресләрен хәзерләргә, онлайн дәресләргә керергә кирәк, өйдә компьютер булса да, интернет булмагач, эшләп булмый. Әлеге гаиләне шатлыклы хәбәр шушы көннәрдә сөендерә. Шәхси эшмәкәр Рөстәм Гайнетдинов Хәбибуллиннар гаиләсенә вай-фай роутер бүләк итә. - Рөстәм, изге Рамазан айларында эшләгән әлеге изге гамәлегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Гаиләгезгә бәхет, балаларыгызга сәламәтлек, эшегездә уңышлар телибез. Әлеге сату ноктасында эшләгән кызларга да иң изге теләктә калабыз, - дип сөенече белән бүлешә Хәбибуллиннар гаиләсе.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярдәм