Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Хезмәт» кабакчыларны берләштерде (+фото)

Түгәрәк өстәл артында кабак үстерүчеләр серләре белән дә бүлештеләр, бер-берсеннән киңәшләр дә сорадылар

21 августтан башлап «Хезмәт»нең инстаграм аккаунтында кабак конкурсына старт бирелгән иде. Иң беренче катнашучыбыз Балтач бистәсеннән Фәһим Сибәгатуллин булды.

Бер ай дәвам иткән конкурска өлкәннәр дә, балалар да бик теләп кушылды һәм без – «Хезмәт»леләр һәвәскәр бакчачыларга бәйрәм оештырырга булдык. Һәрбер катнашучыны үзебезгә – редакциягә кунакка дәштек. Борнактан Салихҗан Әхмәтханов иң беренчеләрдән булып килеп керде һәм буш кул белән дә түгел, авылдашы, оста пешекче Әлфия Төхфәтуллина пешереп биргән кап-кайнар, хуш исе әллә кайлардан килеп тора торган кабак бәлеше белән. Башка кунакларыбыз да күчтәнәчләр белән сөендерде безне. Чын кунак җыенына ошаган бәйрәмебез шулай башланып та китте.

- Шаяртып кына башлаган конкурсыбыз халыкта зур кызыксыну уятыр дип уйламаган идек, – дип редакциягә килгән кунакларны сәламләде баш мөхәррир Вакыйф Зәкиев. Ул һәрбер катнашучыга рәхмәтләрен ирештереп, истәлек бүләкләре тапшырып үтте. Беренче урынга Борнак авылыннан Салихҗан ага лаек булды һәм төп бүләк – кыскадулкынлы пич белән бүләкләнде. Чутай авылыннан Рәис Нәҗипов, Шодадан Ленар Хафизов, Чапшардан Миләүшә Мәннанова, Югары Субаштан Клара  һәм Мөдәрис Нәҗиповлар да «Хезмәт»тән истәлек бүләкләренә лаек булдылар. Чара чәй табыны артында дәвам итте. Биредә күчтәнәчкә килгән бәлеш тә, «Каенлык» кафесы тарафыннан кабактан әзерләнгән вак бәлеш тә, әле кабак эчендә пешерелгән борайлы-итле бәлеш тә бар иде.

Түгәрәк өстәл артында кабак үстерүчеләр үзләре генә куллана торган алымнары, серләре белән дә бүлештеләр, бер-берсеннән киңәшләр дә сорадылар.

- 18-20 сутый җир эшкәртеп куйдым инде киләсе ел өчен, – дип сүзне башлады Салихҗан абый. – Мин дә бәрәңге җирен киметеп, икенче елга тагын да күбрәк кабак утыртырга планлаштырам, – дип сүзгә кушылды 40 ел колхозда тракторда эшләп, лаеклы ялга чыккан һәм инде 6-7 ел кабак үстерү белән шөгыльлләнүче Рәис абый. – Узгал ел тугыз рәт утыртсам, быел 27 сутый җирдә үсте. Кабакларны малларга август аеннан ашата башлыйбыз. Аны ашаган малның мае сап-сары, ә ите бик тәмле була. Иң мөһиме кабакны дөрес итеп саклау, аның койрыгын төбеннән кисәргә ярамый, алай эшләгәндә ул черәчәк, – дип киңәшен бирде Чутайдан килгән кунагыбыз.

Кабак үстерүчеләребез орлыкларын да үзләре әзерли икән, Салихҗан абый фикеренчә, орлык алыр өчен иң яхшы вакыт – ул декабрь. Ә менә Шодадан Ленар алай санамый, ошаган кабак булса, декабрьне көтеп тормыйбыз, алып, киптереп куябыз, ди. Кабак күп булсын өчен бер сере белән дә бүлеште җиңүчебез. 1 чиләк суга ? шикәр комы салып, кабак үсентесе чәчәк аткан вакытта шуны сиптереп чыгам, ди. Бу алым бал кортлары күп җыелсын өчен эшләнә икән. Субаштан килгән Нәҗиповлар гаиләсе кабак үстерү белән артык мавыккан кешеләр түгел, буш калган урынга гына утыртканнар, алай да кабаклары уңышны шәп биргән. Бер кабаклары хәтта 42 килограмм уңышы белән сөендергән.

- Быел кабак кына түгел, карбыз-кавын да өлгерде, елы бик шәп килде, – дип сөйләшүгә кушылды Миләүшә Мәннанова. Миләүшә ханым бакча эшенә, файдалы үләннәр җыярга бик һәвәскәр кеше. Безгә дә буш кул белән килмәде ул. Кабактан кәрзин ясап, аның эчен үзе ясаган үлән чәе, бал, миләш, кебек муллыклар белән тутырып алып килгән иде.

Шода авылыннан килгән кунагыбыз Ленар хуҗалыкта тракторчы булып эшли. – Әтием Харисның хезмәтен дәвам итәм, ул да озак еллар тракторчы булып эшләде. Бүгенге көндә лаеклы ялда инде. Икенче елга 70 яше тулачак Аллаһы боерса. Әти бик күп газеталар алдыра. Аларны бик яратып укый, – дип горурланып сөйләде. Хафизовлар гаиләсе кабакны биш еллап элек утырта башлаган. Кечкенәләрен үзләре файдаланалар, зурларын малларга ашаталар икән. 

Ә инде бу көнне килә алмыйча калган иң өлкән катнашучыбыз Смәелдән 89 яшьлек Әминә Габдрахмановага, Кунырдан Наил Хөсәеновка, Шодадан Флера Хәбибуллинага, Балтачтан Азамат һәм Әмирхан Закировларга, Айнур һәм Зиннур Абдуллиннарга, Кариледән Фәнил Закировка без шулай ук бүләкләребезне тапшырдык.

Кабак бәйрәме бик күңелле үтте, кунакларыбыз зур рәхмәтләрен ирештереп киттеләр. Ә иң мөһиме һәркем, шул исәптән без – редакция хезмәткәрләре дә киләсе елга кабак үстерергә кирәк икән дигән уртак фикергә килдек. Беренчедән – ул файдалы, икенчедән – кабак ашаткан малның ите бик тәмле була, ә өченчедән – конкурсыбыз икенче елга да дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев