Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хезмәтен хөрмәтләделәр

Гөлзидә Зәкиуллинага Татарстан Республикасы ЗАГС идарәсенең Мактау хаты тапшырылды.

2017 елда районның ЗАГС хезмәткәрләре үзләренең 100 еллык юбилейларын зурлап билгеләп үттеләр. Районда үткән чарада барлык авыл җирлекләреннән гражданлык хәле актларын теркәү буенча белгечләр катнашуы хакында сайтыбызда язган идек инде. Һөнәри бәйрәмнәре уӊаеннан, район ЗАГС бүлеге мөдире Люция Нигъмәтҗановага һәм Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рәхилә Гафиятуллинага Татарстан Республикасы ЗАГС идарәсенең Мактау хатлары тапшырылды. Әлеге бүләккә шулай ук Смәел авыл җирлеге башлыгы урынбасары Гөлзидә Зәкиуллина да лаек булды. Гөлзидә ханым әлеге вазифада 12 ел эшли икән инде. Дистә елдан вакыт узса да, беренче язылыштыру тантанасын бүгенгедәй яхшы хәтерли.
 

–Каушау, дулкынланулар. Яшьләрнең олы тормышка аяк атлаган тәүге мизгелләре булса, минем иң беренче язылыштырган парым. 2006 елның 24 июнь көне иде ул, Рәзинә һәм Марат Шакировларның туй көне. Аллага шөкер, матур гомер итәләр, ике бала үстерәләр, – ди Гөлзидә ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: загс

2
X